+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 Апреля , 05:10

Урал аръягы йөрәге, Чын Геройлар төбәге!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Әбҗәлил районында булды.

Урал аръягы йөрәге, Чын Геройлар төбәге!Урал аръягы йөрәге, Чын Геройлар төбәге!
Урал аръягы йөрәге, Чын Геройлар төбәге!
Әскар авылында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров яңа балалар поликлиникасы эше белән танышты. Объект “Озак һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән һәм агымдагы елның мартында файдалануга тапшырылган. Бер сменага 150 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиника район балаларына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтә.

Радий Хәбиров яшь пациентларны кабул итү шартларын бәяләде һәм хирург, педиатр, стоматолог, офтальмолог һәм УЗИ кабинетларын, шулай ук көндезге стационар палатасын карады.
Республика җитәкчесе медицина персоналы белән дә аралашты. Табиблар бил­гелә­вен­чә, яңа учреждение медицина ярдәме сыйфатын яхшыртырга, балаларга тик­ше­ренү үткәрү һәм аларны дәвалау мөмкинлекләрен киңәй­тергә мөмкинлек бирәчәк.

– Без бу объектны төгәл­ләдек – архитектура ягыннан да матур килеп чыкты, җиһаз­ландыру ягыннан да лаеклы. Монда заманча җиһазлар, шул исәптән эксперт классындагы УЗИ аппаратлары урнаштырылды, – диде Радий Хә­биров. – Алда яңа бурычлар тора. Иглин­дә зур поликлиника төзи башлыйбыз. Моннан тыш, агымдагы елда республика бюджеты исәбенә тагын берничә фельдшер-акушерлык пункты төзия­чәкбез.
Арытаба төбәк җитәкчесе Әскар авылындагы Яшь­ләрнең ял үзәгендә булды.
Радий Хәбиров балаларның ялы ничек оештырылуы белән танышты. Биредә алар тематик кичәләр үткәрә, волонтерлык белән шөгыльләнә, хорда җырлый, гитарада уйный, шулай ук “Беренчеләр хәрәкәте” һәм “Яшь гвардия” әгъзалары була ала.

– Без ял итү үзәкләрен тәртипкә китерә башладык. Эш­не Уфада Пушкин урамында урнашкан “Йәшлек” йортыннан баш­ладык, – диде республика Башлыгы. – Мондый учреж­дение­ләр һәр муниципалитетта бар. Мәсәлән, Учалыда яхшы ремонт ясалды. Монда да Яшь­ләр үзәген ремонтлаячакбыз.

Радий Хәбиров Әскар авылының “Восточный-1” бистәсендә яңа полилингваль мәктәптә булды.

Төбәк җитәкчесе мәгариф учреждениесе мөмкинлекләре белән танышты, ул респуб­ликаның туган телләрне һәм мәдәниятне тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр челтәрендә 12нче булды.
16,7 мең квадрат метр мәй­дан­лы дүрт катлы бина “Дем­о­гра­фия” гомумдәүләт проекты кысаларын­да төзелгән. Ул 640 укучыга һәм балалар бакчасында 160 сабыйга исәпләнгән. Укыту өч телдә – урыс, башкорт һәм инг­лиз телләрендә алып барыла.

Башкортстан Башлыгы информатика, музыка һәм йорт хуҗалыгы кабинетларын, хореография залын һәм медпункт­ны карады. Радий Хәбиров укытучылар һәм укучылар белән аралашты, алар төбәк җитәк­челегенә заманча мәгариф учреждениесе өчен рәхмәт белдерде.

– Әскарда уку йортын без үсеп килүче бистә үзәгендә төзе­дек. Бу дөрес карар булды. Монда яшәүчеләр өчен бу бик уңай­лы. Ата-аналар баланың мәктәпкә ничек барып җитүе турында хәзер азрак борчылачак, – диде Радий Хәбиров. – Полилингваль мәктәпләр челтәрен алга таба да үстерергә планлаштырабыз. Стәрлетамакта, Уфада һәм Нефтекамада тагын өч зур комплекс төзибез, – диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров Әбҗәлил районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган – Илдар Мөстәкыймов, Фидан Солтанов, Николай Искәнь­яров, Азат Насыйров, Рамил Баязитов, Вадим Багаув, Тимерҗан Габитов, Тимур Таи­пов, Радик Сафин һәм Малик Нәфыйков гаиләләре белән очрашты.

Республика Башлыгы хәр­биләрнең якыннары һәм туган­нарының авыр кайгысын уртаклашты һәм аларга егетләргә хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
 
– Сезнең балаларыгыз, ирләрегез – илебезне саклап, үз бурычларын намус белән үтә­гән чын геройлар. Без алар­ның батырлыкларын беркайчан да онытмаячакбыз, – диде төбәк җитәкчесе. – Хәзер сезгә игътибар күрсәтү мөһим. Вакыты җиткәч, махсус хәрби операция безнең җиңү белән тәмам­ланачак, һәм без Уфада Хәтер мемориалы булдырачакбыз. Ул сугышчан бурычларын намус белән үтәгән якташларыбызның батырлыгына багышланачак.
Әскар авылында Радий Хәбиров, шулай ук, Русия Герое Тамерлан Илһамов бюстына чәчәкләр салды. СВО барышында һәлак булган сугышчыга һәйкәл узган елның октябрендә урнаштырылган.
Радий Хәбиров Урал аръягы муниципалитетлары баш­лык­­лары белән очрашты. Ан­да әлеге территориядәге шә­һәр­ләрнең һәм район­нар­ның социаль-икътисади үсеш перспективалары тикшерелде.
Төбәк җитәкчесе бил­геләвен­чә, Урал аръягында 400 меңгә якын кеше яши. Биредә бөтен Башкортстан икътисадына өлеш кертүче эре сәнәгать производстволары тупланган.
Очрашуда Урал аръягында эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру барышы, социаль һәм инфраструктура объектларын төзү һәм яңарту планнары, башка актуаль мәсь­әләләр каралды.
– Урал аръягы – бик мөһим тер­ритория. Бу – безнең тарих, мәдәният, кешеләр, – диде Радий Хәбиров. – Иң мөһим темалар буенча фикер алыштык. Мин һәр муниципалитет башлыгыннан иң проблемалы мәсь­әләләрне әйтүен сорадым. Кайдадыр су белән тәэмин итүдә кыенлыклар бар, кайдадыр ФАП төзергә, башка хуҗалык мәсь­әләләрен хәл итәргә кирәк. Бу бурычлар белән планлы рәвеш­тә шөгыльләнәчәкбез.
Әскар авылында Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Әбҗәлил районы эшкуарлары белән кече бизнеска ярдәм һәм аның власть органнары бе­лән нәтиҗәле хезмәт­тәшлеге темалары буенча фикер алышты.
Төбәк җитәкчесе билгеләвен­чә, республикада эшкуарлык субъектлары саны, узган елдагы белән чагыштырганда, 6,5 процентка арткан һәм 153 меңгә җиткән. Башкортстан Башлыгы эшкуарларны борчыган сорауларны игътибар үзәгенә алып, ведомстволарга тиешле йөк­ләмәләр бирде.

– Әбҗәлил районы – перс­пективалы төбәк, – диде Радий Хәбиров. – Биредә бизнес һәрвакыт актив, эшли белә. Муниципалитет башлыгы бизнес-берлекне туплый алган, хәзер аңа яхшы динамика бирү мөһим.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас