+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Апреля , 03:40

Үсеш күрсәткечләре кимемәскә тиеш!

Президент Владимир Путин Хөкүмәткә илдә икътисади хәлне яхшырту буенча чаралар әзерләргә куштыРусия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде. Илдә эшсезлек дәрәҗәсе түбән, әмма икътисади динамика да ике ай рәттән түбәнәя, дип белдерде ул. Президент Хөкүмәтнең финанс блогына илдә икътисади хәлне яхшырту буенча чаралар әзерләргә кушты.

Үсеш күрсәткечләре кимемәскә тиеш!Үсеш күрсәткечләре кимемәскә тиеш!
Үсеш күрсәткечләре кимемәскә тиеш!

– Без ил икътисадындагы агымдагы хәлгә, аның төп тармакларына, дәүләт финанслары системасына багышланган киңәшмәләр сериясен дәвам итәбез. Шул ук вакытта безнең эшне даими рәвештә үсешне дәртләндерү өчен, тулаем алганда көтелгән тенденцияләрне җиңү өчен конкрет чаралар әзерләүгә юнәлтергә кирәк дип саныйм, – диде Владимир Путин.

Ул статистика мәгълүматлары китерде: ике ай рәттән икътисади динамика, кызганычка каршы, түбәнәя. Тулаем алганда гыйнвар-февральдә эчке тулай продукт 1,8 процентка кимегән. Эшкәртү тармаклары һәм тулай сәнәгать җитештерүе, шулай ук төзелеш кебек мөһим, системалы әһәмияткә ия юнәлештә күрсәткечләр төшкән.

– Әйе, тискәре динамика сәбәпләре арасында белгечләр календарь, һава торышын, сезонлы факторларны билгелиләр. Мин узган киңәшмәдә әйттем инде, без моны яхшы беләбез: агымдагы елның гыйнварында эш көннәре узган елга караганда ике көнгә азрак иде, февральдә – бер эш көненә азрак. Бу, әлбәттә, объектив хәлләр, әмма алар гына илдәге эшлекле, инвестицион активлыкны билгеләми, – диде Президент.

Владимир Путин киңәшмәдә икътисадтагы хәл, ни өчен макрокүрсәткечләр траекториясе экспертлар көткәннән генә түгел, ә Хөкүмәт, шулай ук Русия Үзәк банкы фаразларыннан да түбәнрәк булуы турында җентекләп сөйләвен сорады. Президент ассызыклавынча, ул илебез икътисады үсешен яңартуга, эшлекле башлангычларга ярдәм итүгә, эш белән тәэмин итү структурасын яхшыртуга юнәлтелгән өстәмә чаралар буенча тәкъдимнәр көтә.

“Эшсезлек, гомумән алганда, түбән дәрәҗәдә кала. Хәзер бу күрсәткеч 2,1 процент тәшкил итә. Бу шул исәптән безнең хезмәт базарының үзгәрүе, эш белән тәэмин итүнең сыгылмалы, платформалы төрләре үсеш алуы турында сөйли”, – диде Владимир Путин.

Президент ассызыклавынча, бу һәм башка бурычлар Русия икътисадындагы структур үзгәрешләр планында чагылыш тапкан. Хөкүмәт аны узган ел әзерләгән, һәм ул инде гамәлгә ашырыла. Владимир Путин бу планның ничек тормышка ашырылуы турында фикер алышырга тәкъдим итте. Хәзерге вакытта барлыкка килгән реаль картинадан чыгып, бәлки, нәрсәдер өстәргә яки көчәйтер өчен ачыкларга кирәк, диде ул.

Киңәшмәнең тагын бер темасы – дәүләт финанслары өлкәсендәге хәл. “Без сезнең белән бюджетның баланслылыгына, аның тотрыклылыгын һәм үсешкә юнәлтелгәнлеген саклап калуның никадәр мөһим булуын, шул исәптән тышкы базарларда конъюнктураның кискен тирбәнешләр шартларында да, күп тапкырлар билгеләп үттек. Без моны игътибар белән күзәтәбез һәм ниләр барганын күрәбез”, – диде Президент һәм Министрлар Кабинеты әзерләгән тиешле чаралар турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Аннары киңәшмә ябык режимда дәвам итте. Анда Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, беренче вице-премьер Денис Мантуров, вице-премьерлар Татьяна Голикова, Александр Новак, Марат Хөснуллин, Русия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко, Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, шулай ук финанс министры Антон Силуанов, энергетика министры Сергей Цивилев, Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров, Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Валерий Пикалев һәм “ПСБ банк” рәисе Петр Фрадков катнаштылар.

Президентның чит илләр белән инвестицион-икътисади хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, Русия туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев 2026 елда илдә эчке тулай продукт үсеш темплары фаразының 1,6 процентка кадәр яхшыруы турында белдерде.

“Халыкара валюта фонды мәгълүматлары буенча, Русия икътисадының үсеше, 2026 елда Бөекбритания үсешеннән 1,1 процентка артып китеп, 0,8 процент тәшкил итәр дип фаразлана. Без 2026 елда Русиядә икътисад үсешен 1,6 процент дәрәҗәсендә фаразлыйбыз. Вакыт күрсәтер”, – дип язган Кирилл Дмитриев социаль челтәрдә.

Халыкара валюта фонды мәгълүматлары буенча, 2027 елга бәя шулай ук 1,1 процентка кадәр яхшырган. Әгәр 2025 ел турында сөйләсәк, Русия икътисадының үсеше 1 процент тәшкил итте.

Русия сәнәгате чимал базасын эшләүдә куәтле адым ясый. Безнең стратегик ресурслар ил файдасына эшләячәк. Русиядә дөньяда беренче катлам суларыннан литий чыгару башланды. Проект уникаль – мондый ысул белән литийны моңа кадәр беркем дә чыгармаган. Бу участокның запаслары тәүлегенә 17 мең кубометр күләмендә расланган һәм яткылыкта инде тәҗрибә эшләре алып барыла. Литий минераль чималның стратегик төрләре исемлегенә керә – ул аккумуляторлар житештерү өчен кирәк. Ә “Селигдар” компаниясе Саха Республикасы (Якутия) Алдан районында ике яңа алтын яткылыгын ачу фактын раслаучы таныклыклар алды. Чулковское чыганагында С1+С2 категориясе буенча расланган алтын запасы – 3767,6 килограмм, Хохой чыганагында – 1636,3 килограмм.

Президент икътисади мәсьәләләр буенча алдагы киңәшмәне мартның икенче яртысында үткәргән иде. Ул вакытта сүз ил икътисадындагы һәм дәүләт финанслары системасындагы хәл турында барды. Моннан тыш, катнашучылар глобаль базарлардагы актуаль тенденцияләр һәм аларның Русия бизнесына һәм тулаем икътисадка йогынтысы турында фикер алыштылар.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас