+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Апреля , 12:00

Уфада Урал металлургия тау сәнәгате форумы уза

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Фән һәм технологияләр» дип аталган 1нче Урал металлургия тау сәнәгате форумы эшендә катнашты. Воскресеньск бакыр эретү заводының 280 еллыгына багышланган төп вакыйга 21-22 апрельдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында уза.

Уфада Урал металлургия тау сәнәгате форумы узаУфада Урал металлургия тау сәнәгате форумы уза
Уфада Урал металлургия тау сәнәгате форумы уза
Форумга Урал тау-металлургия һәм «Полиметалл» компанияләре, Белорет металлургия һәм Урал тау баектыру комбинатлары белгечләре һәм вәкилләре, Русиянең 6 төбәгеннән тармак берлекләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбургның алдынгы фәнни учреждениеләре һәм югары уку йортларыннан делегацияләр килде.

Форумны ачу тантанасында төбәк Премьер-министры Башкортстанның Русия һәм бөтен дөнья икътисады үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

- Без үзебезнең тау-металлургия мирасыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бездә бакыр, цинк, алтын һәм башка файдалы казылмаларның уникаль яткылыклары бар. Бүген сирәк металлар, бакырны да кертеп, «XXI гасыр нефте» булды, һәм аларга ихтыяҗ даими үсә. Без киләчәккә карыйбыз һәм дистәләрчә елдан бу тармакның төбәк һәм ил үсеше өчен төп тармакларның берсе булып калачагын аңлыйбыз, – дип ассызыклады Андрей Назаров һәм Форумның уңышлы узуын теләде.

Премьер-министр киң колачлы чараны уздыруга зур өлеш керткән «Полиметалл» компаниясенә аерым рәхмәт әйтте һәм бу өлкәне үстерүгә белемнәрен, һөнәри осталыкларын һәм хезмәтләрен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

«Русия тау сәнәгатьчеләре» коммерцияле булмаган партнерлык ассоциациясе президенты Валерий Язев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Башкортстан глобаль энергетиканы трансформацияләүдә актив катнаша.

- Төбәктә барлык төп тармаклар бар: нефть һәм газ чыгару, химия сәнәгате, металлургия, машина төзелеше һәм энергетика. Башкортстан, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә кертеп, мөһим бурычларны уңышлы хәл итә. Быел Санкт-Петербургта минерал-чимал секторын кадрлар һәм фәнни тәэмин итү өчен «Тау инженерлары корпусы» үзәге төзелде. Әлеге үзәк югары белем, фән һәм экспертлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, бу тармак үсеше өчен зур әһәмияткә ия, – диде Валерий Язев һәм барысын да тау сәнәгате тармагы өчен яшь кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлеккә чакырды.

Форумны ачуда, шулай ук, «Полиметалл» җәмгыятенең Урал филиалы директоры Андрей Новиков чыгыш ясады.
– «Полиметалл» компаниясе Башкортстан өчен мөһим проектны гамәлгә ашыра – безнең тарафтан Сибай тау баектыру комбинаты яңартыла. 2028 елның икенче яртысына без Новопетровск яткылыгыннан елына 1 млн тоннадан да ким булмаган руда эшкәртү мөмкинлеге булган заманча хаб төзергә планлаштырабыз. Шулай ук, компания төбәк территориясендә социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә: Хәйбулла районында гына да 2020-25 елларда 60 млн сумнан артык социаль проектлар гамәлгә ашырылды. Акчалар мәдәнияткә, спортка, мәгарифкә, халык өчен мөһим объектлар төзүгә тотынылды. Бу эш дәвам итә: быел да район һәм Сибай шәһәре белән килешүләр төзелде, – диде ул.

Эшлекле программа кысаларында тармакның әйдәүче предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында пленар сессия, шулай ук сәнәгать җитештерүенең тулы циклын үз эченә алган махсуслаштырылган треклар узды. Түгәрәк өстәл артында экспертлар Русиянең минерал-чимал базасы потенциалын үстерү, үсеш икътисадының иң яхшы практикалары турында фикер алышты.

- Башкортстандагы тармак катлаулы чор авырлыкларын җиңә. Узган ел нәтиҗәләре буенча, товар озату 118 млрд сумнан артып киткән, металл рудаларын чыгару 10 процентка диярлек, металлургия производствосы 5 процентка арткан. Алга таба үсешне дүрт юнәлеш буенча күрәбез. Болар - минерал-чимал базасын тергезү, инвестицияләргә ярдәм итү, төбәкара кооперацияне үстерү һәм, роботлаштыруны да кертеп, яңа технологияләр булдыру. Тау сәнәгатендә һәм металлургиядә бездә 150 млрд сумлык 8 эре проект гамәлгә ашырыла. Тармакта якынча 17 мең кеше эшли, – диде Андрей Назаров түгәрәк өстәл артында очрашу вакытында.

Форумга чакырылган Русия геология җәмгыяте вице-президенты Исхак Фәрхетдинов медицина геологиясе турында сөйләде, ул XXI гасырның энергетика һәм георесурслар үсеше кебек төп мәсьәләләре белән очраша.

- Бүген мәгариф системасын төбәкләр һәм реаль җитештерү ихтыяҗлары белән якынайту бурычы аеруча кискен тора. Күп кенә университетлар элеккечә индустриядән изоляцияләнгән – бу кадрлар әзерләү сыйфатын киметә. Уңай үзгәрешләр «Приоритет 2030» федераль программасы белән бәйле: ул мәгариф, фән һәм җитештерү арасында бәйләнеш булдырырга ярдәм итә. Уфада төзелүче Бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия мәгариф үзәгенең вузара кампусы киләчәктә тау сәнәгате тармагы өчен мөһим фәнни мәйданчык булырга мөмкин, – дип ассызыклады Исхак Фәрхетдинов.

Форум кунаклары өчен «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында, шулай ук, күргәзмә тәкъдим ителгән, анда чарада катнашучылар геология, металлургия һәм кою эше өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне күрсәтә.

Форумда кадрлар әзерләүгә һәм яшьләрне тармакка җәлеп итүгә аерым игътибар бирелде. Форум кысаларында новаторлар һәм стартаплар өчен инновацион эшләнмәләрнең ачык конкурсы, шулай ук Русиядә металлургия сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Иртәгә форумда катнашучылар өчен тарихи мәйданчыкка – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Воскресенск бакыр эретү заводына тур оештырылачак. Кунаклар «Арт-үзәк: Воскресенск заводы»нда була һәм предприятиенең 280 еллыгына багышланган экспозицияләр белән таныша алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас