+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Икътисад
27 Апреля , 10:05

Башкортстан һәм Таҗикстан уртак проектларны гамәлгә ашыралар

27 апрельдә видеоэлемтә режимында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Таҗикстан сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кәбирнең эшлекле киңәшмәсе булды. Көн тәртибендә – уртак башлангычларны гамәлгә ашыру, шулай ук ике яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерү.

Башкортстан һәм Таҗикстан уртак проектларны гамәлгә ашыраларБашкортстан һәм Таҗикстан уртак проектларны гамәлгә ашыралар
Башкортстан һәм Таҗикстан уртак проектларны гамәлгә ашыралар
Республика җитәкчесе актуаль бурычларны оператив карау өчен даими диалогның мөһимлеген билгеләп үтте.

– Без уртак эшнең барлык юнәлешләре буенча карарлар кабул итүне тизләтү өчен мондый очрашуларны даими уздырырга килештек, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фикер алышуда төп мәсьәләләрнең берсе – Дүшәнбедә Русия-Таҗикстан индустриаль паркы булдыру. Исегезгә төшерәбез, аны төзү турындагы килешүне 2025 елның мартында Русия Федерациясе Хөкүмәте һәм Таҗикстан Республикасы Хөкүмәте төзеделәр. Проектны гамәлгә ашыруда Башкортстанның Үсеш корпорациясе дә катнаша.

Мәйданчыкта гомум мәйданы 23,5 мең кв. м. булган җитештерү корпусларын реконструкцияләү планлаштырыла. Парк эшчәнлегенең төп юнәлешләре җиңел һәм металлургия сәнәгате, станоклар төзү, шулай ук медицина җиһазлары җитештерү булачак.

- Без индустриаль парк булдыру буенча барлык ниятләребезне һәм алга барырга әзер булуыбызны кабат раслыйбыз, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Шулай ук, киңәшмәдә туристлык потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Сүз кунакчыллык индустриясендә яңа продуктлар формалаштыру һәм Башкортстан халкының сәяхәт юнәлешләрен киңәйтү турында бара.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас