+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 Апреля , 14:44

Бизнес-шерифлар нәтиҗәле эшли

Башкортстан бизнес-шерифлары узган елда инвестицияләрнең гомум күләме 227,5 миллиард сум булган 4 меңнән артык проектны караган. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина хәбәр итте.

Бизнес-шерифлар нәтиҗәле эшлиБизнес-шерифлар нәтиҗәле эшли
Бизнес-шерифлар нәтиҗәле эшли
Башкортстанда Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылган бизнес-шерифлар институты инде алты елдан артык уңышлы эшли. Аның төп бурычлары – муниципалитетларда уңайлы эшлекле климат булдыру, инвестицияләр җәлеп итү һәм урыннарда эшкуарларга ярдәм күрсәтү. Бу эшне хакимият башлыкларының эшкуарлык, инвестиция һәм икътисад мәсьәләләре белән җитәкчелек итүче урынбасарлары алып бара.

Светлана Верещагина билгеләп үткәнчә, бизнес-шерифлар эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. Стратегик башлангычлар агентлыгы республика тәҗрибәсен илнең башка төбәкләренә кертү өчен тәкъдим итте.

Республикада ел саен бизнес-шерифларның нәтиҗәлелеге рейтингы төзелә. Үткән ел нәтиҗәләре буенча шәһәрләр арасында Нефтекама лидер булды, Сибай һәм Агыйдел дә югары нәтиҗә күрсәттеләр. Административ үзәге шәһәр булган районнар арасында беренче урынны - Дүртөйле, икенче урынны – Туймазы, өченче урынны Благовещен районнары алды. Авыл районнары арасында иң яхшысы дип Шаран районы танылды, икенче урында - Иглин, өченче урында - Кушнаренко.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бизнес-шерифлар институты үзенең кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген раслый. Ул, шулай ук, эшкуарлыкка ярдәм итү буенча системалы эшнең мөһимлеген ассызыклады.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас