Русия Президенты Владимир Путин “КамАЗ”ның генеральный директоры Сергей Когогин белән очрашты. Компания башлыгы Президентка җитештерүдә импортны алмаштыру, яңа автомобильләр, шул исәптән К5 сериясе, хәрби линейка турында хәбәр итте. Очрашуда хезмәткәрләргә социаль ярдәм чараларына, шулай ук, махсус хәрби операция зонасында гуманитар миссиягә аерым игътибар бирелде.
Дәүләт башлыгы “КамАЗ” җитәкчелегенә һәм коллективына компаниянең тотрыклы эшчәнлеге һәм үсеше өчен рәхмәт белдерде.
Президент компаниянең техника җитештерүдә гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен уңай бәяләде. Ул предприятиедә хәрби техника җитештерүне үстерергә кирәк, дип билгеләде.
Сергей Когогин хәбәр итүенчә, компания җитештерү күләмнәрен сизелерлек дәрәҗәдә арттырган һәм техник характеристикаларны яхшырткан.
Ул ассызыклавынча, предприятие техника җитештергәндә махсус хәрби операциядә катнашучы офицерлар белән киңәшләшеп эш итә.
Сергей Когогин сүзләренчә, җитештерүнең артуы – предприятиенең кыска вакыт эчендә интенсив эше нәтиҗәсе. Ул билгеләп үтүенчә, элек завод елына якынча 70 хәрби автомобиль эшләп чыгарса, хәзер ул 3800 берәмлеккә җиткән. Бу вакыт эчендә компания тәгаенләнеше һәм характеристикалары буенча бер-берсеннән аерылып торган 20дән артык техника моделен эшләгән.
Компания башлыгы хәбәр итүенчә, “КамАЗ” бронетранспортерның яңа моделен әзерли, чөнки гамәлдәге үрнәкләр искергән. 2026 елда машинаны эшләп бетереп, сыный башларга җыеналар. 2027 елда предприятие яңа техниканың тәҗрибә-сәнәгать партиясен эшләп чыгарырга ниятли.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.