+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 Май , 15:03

Юстиция эшләре өлкәсендә хәлләребез ничек?

Хөкүмәт утырышында Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле докладын тыңладылар.

Юстиция эшләре өлкәсендә хәлләребез ничек?Юстиция эшләре өлкәсендә хәлләребез ничек?
Юстиция эшләре өлкәсендә хәлләребез ничек?
Төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе – җәмәгать судьяларының нәтиҗәле эшчәнлеге һәм гражданнар өчен гадел хөкем итү мөмкинлеге өчен шартлар тудыру.

- Республика башкарма органнарының норматив хокукый актларының сыйфатын күтәрүгә, шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар регистрында мәгълүматның дөреслегенә һәм ачыклыгына аерым әһәмият бирелә. Киләсе өстенлек - гражданнарның түләүсез хокукый ярдәм алу хокукын гамәлгә ашыру. Бездә дәүләт юридик бюросының 5 вәкиллеге эшли, быел тагын икесен – Бөре һәм Белоретта ачабыз.

Мөһим юнәлеш – гражданнар хәле актларын дәүләт теркәвенә алу системасын камилләштерү. Мәсәлән, «бала туу» суперсервисын кертү республикага Русиядә бу хезмәтләрне санлаштыру дәрәҗәсе буенча алдынгы позицияләрнең берсен алырга мөмкинлек бирде, – дип белдерде Андрей Назаров.

2025 елда Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетына республика башкарма органнарының 2 меңнән артык норматив хокукый акты керде. Аларның 1 900дән артыгы теркәлгән һәм дәүләт реестрына кертелгән. Муниципаль хокукый актларның республика регистрына 23 меңнән артык акт кертелгән.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28856/
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас