+27 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Мая , 08:38

Башкортстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында катнашачак

Санкт-Петербургта тиздән халыкара икътисади форум эшли башлаячак, анда гадәттәгечә республика бизнесы катнаша.

Башкортстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында катнашачакБашкортстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында катнашачак
Башкортстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында катнашачак
Ул өченче июньнән алтынчы июньгә кадәр «Экспофорум»да узачак, анда традиция буенча Башкортстан предприятиеләренең коллектив стенды куелачак. Уйланганча, ул төбәкнең бай мәдәни мирасын һәм аның киләчәккә карашын чагылдыручы концепциянең гәүдәләнеше булачак.

Стендта Уфа вузара кампусы, Русия-Белоруссия инвестиция кластеры һәм башкалар кебек әһәмиятле проектларны тәкъдим итәргә ниятлиләр. Стенд Башкортстанның уникальлеген һәм потенциалын ассызыклап, тәҗрибә уртаклашу һәм инвестицияләр җәлеп итү мәйданчыгы булачак.

Быел «Прагматик диалог – тотрыклы киләчәккә юл» төп темасы буенча уза торган XXIX Петербург халыкара икътисади форумында республиканың рәсми делегациясен төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк. Аның эшлекле программасы дөнья һәм Русия икътисады, Технологик үсеш һәм социаль сәясәт треклары буенча 150дән артык сессияне берләштерәчәк.

Бу хакта тулырак: https://resbash.ru/articles/ekonomika/2026-05-13/severnaya-stolitsa-zhdyot-4685015
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас