+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 Май , 09:10

«Транспорт сәгате»ндә нәрсәләр каралды?

18 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында чираттагы «Транспорт сәгате» үткәрде. Көн тәртибендә - төбәкнең транспорт инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре.

«Транспорт сәгате»ндә нәрсәләр каралды?«Транспорт сәгате»ндә нәрсәләр каралды?
«Транспорт сәгате»ндә нәрсәләр каралды?
Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова быел төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге трассаларны ремонтлау планнары турында сөйләде. Барлыгы 570 чакрым озынлыктагы юл участокларын, шулай ук 23 күперне тәртипкә китерергә тиешләр.

Республиканың юл челтәрен төзүгә, ремонтлауга һәм карап тотуга 44,7 миллиард сум юнәлтеләчәк, шул исәптән 7,2 миллиард сум – федераль бюджеттан. Якынча 8 миллиард сум әлеге акчалар «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча автомобиль юлларын модернизацияләүгә тотылачак. Сүз 200 чакрымга якын юлны ремонтлау турында бара.

«Транспорт сәгате»ндә катнашучылар шулай ук Уфаның урам челтәрен үстерүне карады. Агымдагы елда төгәлләргә планлаштырылган иң эре инфраструктура объектлары – Пугачев урамын реконструкцияләү һәм аны Һалле шәһәре исемендәге урам белән тоташтырачак Көнчыгыш чыгу юлының икенче чиратын төзү. Моннан тыш, ел ахырына кадәр Рабкоров урамының 800 метр озынлыктагы участогын реконструкциялиләр.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә – төбәкнең иң эре пассажир ташучысы - «Башавтотранс» компаниясе автобус паркын яңарту. Аның генеральный директоры Надир Сәмиев хәбәр иткәнчә, 2026 елда Уфа һәм Нефтекамадагы филиаллар зур сыйдырышлы 73 яңа автобус алачак. Алар шәһәр маршрутларында эшләячәк.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас