Предприятие материалларның физик-механик үзлекләрен билгеләү өчен заманча инновацион җайланмалар җитештерә. Шулай ук биредә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренең тулы циклы башкарыла, сынау җиһазларын калибрлау һәм тикшерүгә әзерләү эшләре башкарыла, эксплуатацияләү чоры дәвамында аңа сервис хезмәте күрсәтелә, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт үткәрелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда компания инновацияләргә ярдәм фондыннан 30 миллион сум күләмендә грант алып, «Коммерцияләштерү–импортны алмаштыру» федераль программасында җиңүче булды. Әлеге акчаларга предприятие заманча металл эшкәртү җиһазлары, программа белән тәэмин итү сатып алган, бу продукциянең сыйфатын арттырырга мөмкинлек биргән.
«Метротест» директоры Юрий Калабин хәбәр иткәнчә, сынау җиһазлары югары сыйфатлы материаллардан һәм комплектлау детальләреннән эшләнгән, Русия һәм халыкара стандартлар таләпләренә туры килә.
Радий Хәбиров предприятие цехларын карап чыкты һәм сынау машиналарын җитештерү күләмнәрен арттыру буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Аерым алганда, 2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча модернизацияләүгә 30 миллион сумнан артык үз акчаларын юнәлдергәннәр, 60 яңа эш урыны булдырганнар.
– "Метротест" - импортны алыштыруның яхшы үрнәге. Компания мондый җиһазлар базарына уңышлы керде. Егетләр - молодцы! Станоклар сатып алалар, яңа бина төзегәннәр. Без үзебезнең төбәк лизинг компаниясе аларга яхшы ставкалы җиһазлар сатып алырга ярдәм итәчәк, дип килештек, – дип билгеләп үтте республика башлыгы визит нәтиҗәләре буенча.
Фото: Башкортстан Башлыгы