+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Мая , 12:34

Нефтекама шәһәре - алдынгылар исәбендә!

Бүген, 20 майда, Нефтекамага эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Нефтекама шәһәре - алдынгылар исәбендә!Нефтекама шәһәре - алдынгылар исәбендә!
Нефтекама шәһәре - алдынгылар исәбендә!

Чарада республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, шәһәр хакимияте җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Башкортстан Башлыгы муниципалитетның республика икътисадына зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

- Катлаулы шартларга карамастан, без тормышның барлык өлкәләренең тотрыклы үсешен тәэмин итәбез. Иң элек сүз безнең сәнәгать эше турында бара, - диде Радий Хәбиров. - 2026 елның беренче өч аенда Башкортстанда җитештерү күләме дүрт процентка диярлек артты. Ә Нефтекамада үсеш темплары - 12 процент тирәсе. Бу бик яхшы. Шәһәр шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә дә актив эшли. Актив фазада - 25 миллиард сумлык 54 инициатива.

Тагын бер мөһим эш юнәлеше - инфраструктура һәм социаль объектлар төзү. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, федераль ярдәм белән шәһәр территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре модернизацияләнә. Моннан тыш, быел Нефтекама дәүләт филармониясен капиталь ремонтлауга керештеләр.

Яңа уку сезоны башлануга шәһәрдә яңартылган Нефтекама машина төзелеше көллиятен ачарга планлаштыралар, ул Русия Мәгариф министрлыгы конкурсында җиңде.

Радий Хәбиров муниципалитетның идарә итү командасына уңайлы шәһәр мохитен булдыруда актив эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. 2019 елдан 2025 елга кадәр тиешле федераль проект кысаларында Нефтекама территориясендә 38 объект төзекләндерелгән.

Башкортстан Башлыгы шәһәрнең индустриаль флагманы – «НЕФАЗ» автозаводы эшчәнлегенә аерым игътибар бирде.

- Соңгы биш елда предприятие яхшы үсеш күрсәтә. Бу вакыт эчендә завод 161 миллиард сумлык продукция озаткан. Уртача айлык хезмәт хакы һәм салым түләүләре артты, - диде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта җитештерү комплексының тотрыклы эшен саклап калу буенча да бурычлар бар. Предприятие җитәкчелеге тарафыннан «КамАЗ» холдингы белән берлектә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2026 ел башыннан нефть мәйданчыгында җитештерү чиреккә арткан. Персоналның штат санын да арттырдык. Республика шулай ук билгеләнгән планнарны тормышка ашыруга ярдәм итәргә әзер.

Бу хакта тулырак https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-provyol-soveshchanie-po-voprosam-socialno-ekonomicheskogo-razvitiya-neftekamska-88733/

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас