+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Мая , 05:33

Ясалма интеллект ничек үсешә?

19 майда Уфада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанда ясалма интеллект кертү буенча стратегик сессиядә катнашты.

Ясалма интеллект ничек үсешә?Ясалма интеллект ничек үсешә?
Ясалма интеллект ничек үсешә?
Уфа кампусының Геном үзәге мәйданчыгында узган чарага 250ләп кеше – сәнәгать, сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, банк өлкәсендә эшләүче дәүләт хакимияте органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре килгән иде.

Төбәк җитәкчесе ясалма интеллект технологияләрен икътисадка, социаль өлкәгә һәм дәүләт идарәсенә системалы рәвештә кертүнең мөһимлеген ассызыклады.

– Мин идарә итү командамны ни өчен бәялим - агымдагы мәсьәләләрне хәл итүгә карамастан, без һәрвакыт үсеш өчен вакыт табабыз. Ә лидерлык стратегик фикерләүне һәм новаторлык алымнарын күздә тота, - диде республика Башлыгы. - Ясалма интеллект киләчәк технологиясе булудан туктады һәм республиканың көндәшлек сәләтенең кирәкле инструментка әверелде. Йә без бу өлкәне үзләштерәбез һәм уңышка ирешәбез, йә шактый артта калабыз.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының яңа билгеләнгән урынбасары Олег Ли үз чыгышында республика икътисадына, мәгарифкә һәм дәүләт идарәсе системасына ЯИ кертүнең өстенлекләрен, хәвефен, федераль трендларын һәм механизмнарын билгеләде.

- Ясалма интеллект дөнья базарында моңарчы күрелмәгән темплар белән үсә. Технологияләр һәр ай саен кулланырлык була бара. Мондый технологияләрне гамәлгә кертүче яисә гамәлгә кертергә планлаштыручы предприятиеләргә аерым игътибар биреп, ярдәм чараларын һәм республикада гамәлдә булган преференциаль режимнарны җайга салу бик мөһим. Ясалма интеллект - хакимият органнарын трансформацияләү мәсьәләсенә актив якын килү. Нәкъ менә дәүләт идарәсе системасы төбәктә ЯИ үсешенең төп драйверларының берсе булырга тиеш, - дип ассызыклады Олег Ли. - Без гамәлгә кертү планын формалаштырырга тиеш.

Фәнни, бизнес - һәм эксперт бергәлеген җәлеп итеп ачыктан-ачык эшләячәкбез.

Чара ахырында Радий Хәбиров катнашучыларга эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.

- Мин ышанам - без килешәчәк нәрсәләрне һичшиксез тормышка ашырачакбыз. Ясалма интеллект технологияләрен үстерү буенча зур программа төзиячәкбез. Бу финанслау чыганаклары һәм гамәлгә ашыруның эзлекле этаплары белән җитди документ булачак, - дип йомгаклады республика Башлыгы. – Бу стратсессия структуралырак һәм системалырак эшкә этәргеч бирәчәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас