

Узган җомгада Русия Федерациясе Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссиясе утырышында бизнеска ярдәм итү һәм инвестпроектларны гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре каралды.
Чарада федераль һәм төбәк башкарма органнары, эшлекле берләшмәләр, Стратегик инициативалар агентлыгы, Русия Банкы, Мосбиржи һәм башка кызыксынган оешмалар вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә региональ инвестицион стандартны алга таба үстерү, бизнес өчен финанслауның яңа чыганакларын ача торган финанс механизмнарын җәлеп итү, шулай ук Русия төбәкләрендә финанс ресурсларының һәркем файдалана алырлык булуын арттыру мәсьәләләре кертелде.
Башкортстан Төбәк инвестиция стандартын 2022 елдан кертә. 2024 һәм 2025 елларда республика Стандартны гамәлгә ашыруның югары сыйфатын раслаган лидер төбәкләр рәтенә керде. Киңәшмәгә нәтиҗәләрне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары — икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов ясады.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28922/