

Очрашуда «Көчле идеяләр — яңа заман өчен» форумы, «Безнекеләрне бел» бренды бәйгесе һәм республикадагы инвестиция мохите турында сүз барды.
Светлана Чупшева билгеләвенчә, Башкортстанда бизнес өчен мөмкинлекләр булдыруга зур игътибар бирелә.
— Республикада инвесторлар һәм эшкуарлар белән даими очрашулар үтә. Муниципалитетларда бизнес-шерифлар эшләве дә мөһим. Мондый диалог хакимияткә урыннардагы хәлне аңларга ярдәм итә, — диде ул.
Искәртик, 2025 елда Башкортстан инвестицион климат торышының милли рейтингында Русия буенча өченче урынны алган.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, соңгы җиде елда республикага инвестицияләр күләме 76,6 процентка арткан. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкырга диярлек күбрәк.
— Җиде ел дәвамында инвестицияләрнең өзлексез үсеше күзәтелә. Бу вакыт эчендә республика икътисадына 3,9 триллион сумнан артык инвестиция җәлеп ителде, — диде Андрей Назаров.
Башкортстан шулай ук «Көчле идеяләр — яңа заман өчен» форумында актив катнашучы булып кала. Республика өч ел рәттән тәкъдим ителгән идеяләр саны буенча беренче урынны били. Быел Башкортстаннан 6722 тәкъдим юлланган — бу ил буенча барлык гаризаларның биштән бер өлешенә якын.
«Безнекеләрне бел» федераль бренды бәйгесендә дә республика эшкуарлары активлык күрсәтә. 2025 елда Башкортстаннан 2399 гариза тапшырылган.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru