

Башкортстан инвестиция мохите торышы буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) төзегән милли рейтингта өченче урынны алды. Республика берничә ел дәвамында илнең иң уңышлы төбәкләре арасында калып, эшкуарлыкны үстерү, инвесторлар өчен уңай шартлар тудыру һәм икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү юнәлешендә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
АСИның аналитик докладында билгеләнгәнчә, рейтинг төбәкләрдә бизнес алып бару шартларын комплекслы бәяли. Анда инженер челтәрләренә тоташу мөмкинлекләре, инфраструктура үсеше, кадрлар белән тәэмин ителеш, дәүләт ярдәме чаралары, көндәшлекне үстерү һәм эшкуарларның хокукларын яклау кебек күрсәткечләр исәпкә алына.
Соңгы елларда Башкортстан әлеге юнәлешләрнең күпчелеге буенча тотрыклы үсеш күрсәтә. Республика «Бизнесны яклау» күрсәткече буенча Русиянең иң тиз үсеш кичергән биш төбәге арасына кергән. Шулай ук эшкуарларга ярдәм чаралары һәм инфраструктура үсеше өлкәләрендә дә югары нәтиҗәләргә ирешелгән.
Икътисад белгече, икътисад фәннәре кандидаты Рөстәм Акбашев фикеренчә, республика күрсәткән нәтиҗәләр очраклы түгел.
– Республика җитәкчелегенең бизнес үсеше өчен уңай шартлар булдыру буенча эзлекле эш алып баруы Башкортстанга Русия субъектлары арасында инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингларында алдынгы урыннарны биләргә мөмкинлек бирә. Экспертлар республика икътисадының, хезмәт базарының һәм инвестиция мохитенең югары дәрәҗәдә үсешен билгели, – ди ул.
Башкортстан инвесторлар өчен җәлеп итүчән төбәкләрнең берсе булып кала. Республикада индустриаль парклар, сәнәгать кластерлары үсә, махсус икътисади зоналар нәтиҗәле эшли. Бу яңа производстволар ачуга, эш урыннары булдыруга һәм салым базасын киңәйтүгә ярдәм итә.
Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә. Соңгы елларда республикада эшләп килүче кече һәм урта бизнес субъектлары саны артты. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә рекордлы күрсәткечләр теркәлде: иген, шикәр чөгендере һәм майлы культуралар җитештерү күләме буенча тарихи нәтиҗәләргә ирешелде.
Инвестицион үсешкә республикада гамәлгә ашырылучы инфраструктура проектлары да зур йогынты ясый. Башкортстан «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектында актив катнаша. Төбәктә юллар төзелә һәм яңартыла, коммуналь инфраструктура модернизацияләнә, социаль объектлар сафка кертелә. Яңа мәктәпләр, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү, медицина объектларын яңарту буенча да системалы эш дәвам итә.
Инвесторлар белән нәтиҗәле эшләүдә “Инвестиция сәгате” форматындагы киңәшмәләр дә мөһим роль уйный. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән кертелгән әлеге мәйданчык эшкуарларга дәүләт органнары белән турыдан-туры элемтә урнаштырырга, бюрократик киртәләрне тизрәк хәл итәргә һәм үз проектларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
Белгечләр фикеренчә, инвестицияләр җәлеп итү, заманча инфраструктура булдыру һәм бизнеска ярдәм итү буенча алып барылган сәясәт алдагы елларда да Башкортстанның илнең иң көчле төбәкләре арасында калуына нигез булачак.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102