Программада - эшлекле очрашулар, панель сессияләр, илнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча дискуссияләрдә катнашу.
ПМЭФ мәйданчыгында төп вакыйгаларның берсе 2025 елда Русия төбәкләрендә инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итү булачак. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан анда өченче урынны алды.
Радий Хәбиров эшлекле программа кысаларында Русия төбәкләре җитәкчеләре, дус дәүләтләр, эре компанияләр вәкилләре белән очрашачак, шулай ук кайбер стратегик килешүләрне имзалауда катнашачак.
- Мондый масштаблы форумнарда катнашу – безнең инвестиция сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Актив булырга һәм үз өстенлекләреңне тәкъдир итәргә кирәк, чөнки ресурслар һәм заманча перспектив проектлар өчен көрәш бара, - диде Радий Хәбиров. – Бездә бик күп очрашулар, сөйләшүләр планлаштырылган. Иртәгә пленар утырышта Русия Президенты Владимир Путинның мөһим икътисади мәгънәләр белән зур чыгышы булачак. Һәм, әлбәттә, Стратегик инициативалар агентлыгы бастыра торган инвестклимат торышының еллык Милли рейтингы игълан ителүен көтәбез. Башкортстанның позициясе шактый нык, соңгы елларда без тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә. Әмма безнең эш сәнгате нәкъ менә катлаулы вакытларда инвестицияләр җәлеп итүдән гыйбарәт.
Башкортстан стендында Петербург халыкара икътисади форумында катнашучылар төбәкнең икътисады, фән һәм мәгариф, мәдәният һәм сәнгать үсешенең төп юнәлешләре белән таныша алачак.
Экспозициянең үзәк өлеше – ясалма интеллект кулланып ясалган шәҗәрә агачы. Ул төбәкнең тарихы һәм милли үзенчәлекләре турында сөйли, шулай ук стендка килүчеләрнең сорауларына җавап бирә. Моннан тыш, мәйданчыкта вузара студентлар кампусы, Русия-Беларусь инвестиция кластеры һәм Үзбәкстан белән уртак «Бекабад» технопаркы проектлары тәкъдим ителгән.
Фото: glavarb.ru