Документ икътисадтан һәм инновацияләрдән алып экологиягә һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кадәр киң юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Аерым алганда, яклар бизнес һәм инвестицияләр өчен уңай шартлар тудырырга, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итәргә, фәнни күп таләп итүче производстволарны һәм уртак предприятиеләрне үстерергә, үзара продукция китерүне җайга салырга һәм импортны алыштыру белән шөгыльләнергә планлаштыралар.
Искәртәбез, моңа кадәр ПМЭФ кырларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия төбәкләре белән хезмәттәшлек итү турындагы тагын берничә документка кул куйган иде.
Фото: Башкортстан Башлыгы