+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 Июня , 05:50

“Бурычыбыз – бизнеска яхшы шартлар тудыру”

Башкортстан делегациясе XXIX Петербург халыкара икътисади форумында төбәкнең мөмкинлекләрен күрсәтте, инвестицион проектлар тәкъдим итте.

“Бурычыбыз – бизнеска яхшы шартлар тудыру”“Бурычыбыз – бизнеска яхшы шартлар тудыру”
“Бурычыбыз – бизнеска яхшы шартлар тудыру”
3-6 июньдә төньяк башкалада XXIX Петербург халыкара икътисади форумы үтте. Аның эшендә республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе катнашып, төбәк милли рейтингта үз урынын ныгытты.

Форумның пленар утырышында Русия Президенты Владимир Путин катнашты һәм чыгыш ясады.
Дәүләт Башлыгы дөнья икътисадында агымдагы хәл һәм заманча шартларда ил үсешенең перспектив юнәлешләре турында сөйләде, икътисадны үстерү буенча төп бурычларны билгеләде.
 
XXIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Русия төбәкләрендә инвестицион мохит торышының милли рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. Аны ел саен эшкуарларны сораштыру нигезендә Стратегик башлангычлар агентлыгы төзи. Өченче ел рәттән Башкортстан өченче урынны яулады. Рейтинг нәтиҗәләре буенча, Радий Хәбиров төп бурыч – Ватанны саклауны үтәү өчен икътисадны үстерү мөһимлеген ассызыклады.
 
Икътисади форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашлыгында халыкны саклау, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү, Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Башкортстан стенды Петербург халыкара икътисади форумында иң популяр җәлеп итү нокталарының берсе булды. Аны берничә мең кеше карады. Мәртәбәле кунаклар арасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та булды.
Игорь Комаров республика экспозициясе белән танышты, анда төп урынны ясалма интеллект нигезендә төзелгән “Шәҗәрә агачы” интерактив инсталляциясе алып тора.
 
Стендка килүчеләр арасында – Абхазия Президенты Бадра Гунба, Үзбәкстанның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов, Казахстан Президенты хакимияте җитәкчесе Роман Скляр һәм башка чит ил делегацияләре.
Форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
 
Документ икътисадтан һәм инновацияләрдән алып экологиягә һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кадәр киң юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Аерым алганда, яклар бизнес һәм инвестицияләр өчен уңай шартлар булдырырга, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итәргә, фәнни производстволарны һәм уртак предприятиеләрне үстерергә, үзара продукция алмашуны җайга салырга һәм импортны алыштыру белән шөгыльләнергә планлаштыра.
 
Башкортстан стендында Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Ерсайын Нагаспаев булды. Ул билгеләвенчә, “Шәҗәрә агачы” рәвешендәге Башкортстан стенды аны таң калдырган, ул төбәкнең инновацияләр һәм яңа технологияләр үсешен ачык чагылдыра.
 
Казахстан вәкиле белдерүенчә, Казахстан белән Русия арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәле үсешә, шуңа дәлил – Президент Владимир Путинның Казахстанга күптән түгел булган дәүләт сәфәре. Аның кысаларында Русия белән Казахстанның XXII төбәкара хезмәттәшлек форумын уздыру датасы билгеләнде.
Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Триатлон федерациясе һәм “Геройлар лигасы” проекты җитәкчесе Ксения Шойгу белән очрашты. Яклар инфраструктураны үстерү һәм әлеге дисциплина буенча тренерлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашуда катнашучылар Башкортстан Хөкүмәте белән Русия Триатлон федерациясе арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.
 
Форумда, шулай ук, Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында “Полиметалл” компаниясе белән капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында килешү имзаланды.
Илнең Икътисади үсеш министрлыгы, Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы һәм “Полиметалл УК” җәмгыяте арасында төзелгән документ Башкортстанның Хәйбулла районында Новопетровское яткылыгын эшкәртүнең төп шартларын беркетә. Килешү инвестицияләрне яклауга комплекслы карашны күздә тота. Бу – эре инвестпроектларга дәүләт ярдәме инструменты, ул озак вакытлы башлангычларны гамәлгә ашыру шартларын саклап калуны гарантияли.
 
Икътисади форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында республика Хөкүмәте “Росагролизинг” компаниясе белән инвестицион ниятләр турында килешү төзеде.
 
Документ “Росагролизинг” машина-технология компаниясе – “МТК-РАЛ-Башкортостан” җәмгыяте көче белән агротехнологик хезмәтләр күрсәтү һәм механикалаштырылган эшләр башкару буенча 10 миллиард сумлык инвестпроектны гамәлгә ашыруны күздә тота.
 
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Тыныч тормыш нигезе буларак рухи кыйммәтләр һәм бердәмлек” дискуссиясендә катнашты.
Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүдә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрнең роле, аларның тыныч тормышка яраклашуы, шулай ук иҗтимагый татулыкны һәм конфессияара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Казанов белән дә очрашты. Көн тәртибендә – төбәк территориясендә файдалы казылмалар яткылыкларын эшкәртүне оештыру мәсьәләләре һәм “ГеоВызов” IV Халыкара геология чемпионатын үткәрү.
 
Олег Казанов бу чараның фәнни хезмәттәшлекне киңәйтү һәм геологик белем бирүне үстерү өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.
Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстанның Русия төбәкләре белән хезмәттәшлеге турында берничә килешү имзаланды.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Херсон өлкәсе губернаторы Владимир Сальдо сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документның төп юнәлешләре – фәнни производстволарны һәм мәгълүмат технологияләрен үстерү, агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү, төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта тәҗрибә уртаклашу.
 
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов белән Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 2026-29 елларда төбәкара килешүне гамәлгә ашыру буенча “юл картасы”на кул куйдылар. Документ икътисадтан һәм сәнәгатьтән алып мәдәният һәм спортка кадәр үзара бәйләнешнең 15 төп өлкәсен үз эченә ала һәм ике яктан да берлектәге адымнарны, проектны гамәлгә ашыру вакытын һәм җаваплы башкаручыларны аныклый.
 
Форум чикләрендә шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ үзара файдалы бәй­ләнешләрне киңәйтүгә һәм озайлы партнерлык өчен оештыру, хокук һәм икътисади шартлар булдыруга юнәлтелә. Хезмәттәшлекнең төп өлкәләре – икътисад һәм сәүдә, агросәнәгать комплексы, социаль өлкә, мәдәният, спорт, туризм, экология һәм төзелеш.
 
 
Форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия автомобиль юллары” дәүләт компаниясенең идарә рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Көн тәртибендә – республиканың юл челтәрен үстерү перспективалары.
 
Очрашу ахырында Радий Хәбиров һәм Вячеслав Петушенко Башкортстан Хөкүмәте белән “Автодор” арасында 2030 елга кадәр Дәүләт компаниясе автомобиль юлларының шәһәр төзелеше һәм сәнәгать потенциалын үстерү өлкәсендә үзара бәйләнеш турында килешүгә кул куйды.
Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Технониколь” җәмгыяте президенты, идарәче партнеры Сергей Колесников белән очрашты. Яклар сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен тикшерде.
 
Очрашуда төбәктә корпорациянең инвестицион проектлары турында фикер алыштылар. Шуларның берсе – керамик гранулалар җитештерү. Мәгълүм булуынча, агымдагы елның февралендә республика Башлыгы катнашлыгында Учалыда яңа җитештерү цехы эшли башлады.
 
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Петербург халыкара икътисади форумында “Вызов” фәнни-мәдәни элемтәләрне үстерү фонды белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Документ төбәк территориясендә фән, мәгариф, мәдәният һәм инновацияләрне үстерүгә юнәлтелгән.
Килешү төбәкнең фәнни-мәгариф һәм мәдәни мөмкинлеген ныгытуны, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруда ярдәмне күздә тота. Документ, шулай ук, якларның уртак проектларны һәм программаларны гамәлгә ашырудагы тырышлыкларын координацияләүгә, фәнни, мәгариф һәм мәдәни эшчәнлек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән.
 
Форумда, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм “Эфир” җәмгыяте генеральный директоры (РОСНАНО төркеме), “Эфиродинамика” җәмгыяте идарәчесе Иван Ожгихинның очрашуы үтте. Алар Башкортстанда экологик һәм сәнәгать иминлеген үстерүнең яңа юнәлешләрен билгеләде.
 
Сөйләшүләрнең төп нәтиҗәсе “Урал аръягы-2026” VIII Бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында Башкортстан Хөкүмәте белән “Эфиродинамика” җәмгыяте технологик компаниясе арасында стратегик килешүгә кул куюны килештерү булды.
 
Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Уфада Үзбәкстан Республикасы партнерлары белән колачлы инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында килешүгә кул куелды. “Нeaven’s Garden” заманча кунакханә комплексын төзү буенча берлектәге эш башланачак. Проектны гамәлгә ашыру вакыты 2026-35 елларга исәпләнгән, нәтиҗәдә 100 яңа эш урыны булдырылачак. Төзелеш өчен җир учас­тогы сайлап алынган һәм чаралар планы төзелгән.
Форумда Русия Спорт министрлыгы стендының эшлекле программасы кысаларында илнең агымдагы елдагы төп спорт вакыйгасы – Русия халыклары спартакиадасы тәкъдим ителде.
 
Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов катнашты. Презентация барышында ул төбәк өчен Спартакиада уздыруның әһәмияте һәм колачлы спорт форумына әзерлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Башкортстан Спартакиаданы уздыруның төп мәйданчыкларының берсе булачак. Ярышлар заманча спорт объектларында узачак. Алар арасында – 2024 елда Уфада “Русия – спорт державасы” халыкара форумын үткәрү вакытында Русия Президенты Владимир Путин ачкан Көрәш сарае, Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом корылмалары комплексы.
 
Форум барышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Т-Технологияләр” компанияләр төркеме белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Документ якларның дәүләт программаларын, милли, федераль, тармак һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәт­тәшлеген һәм шулай ук халык, эшкуарлар һәм компанияләр өчен финанс һәм техно­логияләр өлкәсендәге проектларны үстерүне күздә тота.
Петербург форумы кысаларында Баш­кортстанның сәнәгать куәтен үстерүнең яңа этабын билгеләүче килешүгә кул куелды. Килешү пыяла җитештерү тармагының әйдәүче предприятиеләренең берсе – “Салаватстекло” җәмгыяте белән төзелде. 1нче җитештерү линиясен яңарту буенча өстенлекле инвестиция проектына капитал салуларның гомум күләме 6,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.
 
Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика делегация­сенең Петербург халыкара икътисади форумында катнашуына якынча нәтиҗә ясады.
 
– Без Башкортстанны яхшы тәкъдим иттек дип уйлыйм. Форумда катнашуның төп бурыч­ларыннан берсе – төбәкнең мөмкинлекләрен, инвестпроектларны тәкъдим итү. Бу бурычны үтәдек, – диде республика Башлыгы. – Милли рейтингның кыйммәте нәрсәдә? Безгә түрәләр түгел, ә эшкуарлар үзләре бәя бирә. Һәм безгә, барыннан да элек, кешеләрнең, бизнесның фикере бик мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Өченче урын – ныклы. Бездә нәтиҗәле идарә командасы эшли, без аның белән горурланабыз.
 
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында “Россия 24” телеканалына интервью бирде. Төбәк җитәкчесе республика делегациясенең эш программасы һәм бизнеска ярдәм чараларын камилләштерү турында сөйләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас