

Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан делегациясе гомум күләме 112 миллиард сум булган 35 килешү төзеде. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Моратов хәбәр итте.
Иң әһәмиятле килешүләрнең берсе «Полиметалл» компаниясе белән төзелде. Ул Хәйбулла районындагы Новопетровск ятмасын үзләштерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру шартларын билгели. Моннан тыш, форум кысаларында «Росагролизинг» белән агротехнологик хезмәтләрне үстерү һәм «Салаватстекло» җәмгыяте белән җитештерү линиясен яңарту турында килешүләр имзаланды.
Форумда Башкортстан стенды да зур кызыксыну уятты. Аны меңләгән кеше карады, шул исәптән дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, эре компанияләр һәм үсеш институтлары вәкилләре.
Петербург форумының төп вакыйгаларының берсе Милли инвестиция рейтингын тәкъдим итү булды. Анда Башкортстан өченче ел рәттән Русия төбәкләре арасында өченче урынны яулады.
Радий Хәбиров форум эшендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
— Республикабызга һәм безнең стендка кызыксыну бик зур булды. Иң мөһиме — без Башкортстанның катлаулы шартларда да үсешен дәвам итүен, энергияле һәм нәтиҗәле эшләвен күрсәтә алдык, — диде республика җитәкчесе.
Фото: bashinform.ru