+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 Июня , 17:47

Яңа йортлар, яңа микрорайоннар

Башкортстанда төзелеш тармагын үстерү һәм территорияләрне комплекслы үзләштерү мәсьәләләре каралды.

Яңа йортлар, яңа микрорайоннарЯңа йортлар, яңа микрорайоннар
Яңа йортлар, яңа микрорайоннар

Уфадагы «Новелла» торак комплексында Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясенең күчмә утырышы узды. Анда республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, тармак министрлыклары вәкилләре, төзүчеләр, банк һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар катнашты.

Очрашуда торак төзелешен үстерү, территорияләрне комплекслы үзләштерү һәм төзелеш тармагына ярдәм чаралары турында сүз барды.

Андрей Назаров билгеләвенчә, республикада төзелеш өлкәсе яңа икътисади шартларга җайлаша. Ел башыннан Башкортстанда 530 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта территорияләрне комплекслы үстерү проектлары актив гамәлгә ашырыла. Бүген республикада бу юнәлеш буенча 43 килешү төзелгән, ә төзелеш потенциалы 4,6 миллион квадрат метр торак тәшкил итә.

Утырышта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен әзерләнүче ярдәм чаралары да тәкъдим ителде. Шуларның берсе — шартлы рәвештә «СВОй домик» дип аталган программа. Ул хәрби хезмәткәрләргә һәм ветераннарга торакны ташламалы шартларда сатып алу мөмкинлеге бирергә тиеш.

— Сугышчы хезмәт иткән вакытта үзенең киләчәге турында тыныч булырга тиеш. Ул кайткач, аны үз йорты көтәргә тиеш, — дип ассызыклады Андрей Назаров.

Моннан тыш, ветераннар өчен үз эшләрен башлап җибәрү һәм коммерция мәйданнары алу мөмкинлекләрен күздә тоткан яңа проектлар да эшләнә.

Чарада катнашкан Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре Башкортстанны территорияләрне комплекслы үстерү буенча илнең алдынгы төбәкләренең берсе дип атады. Республика тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә әзерләнүче закон проектларында да исәпкә алына.

Утырыш ахырында катнашучылар төзелеш тармагын үстерү өчен хакимият белән бизнес арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итүнең мөһимлеген билгеләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас