+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 Июня , 18:32

Башка төбәкләр Башкортстаннан үрнәк ала!

Бүген, 11 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәкнең «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә федераль проектларда катнашуы.

Башка төбәкләр Башкортстаннан үрнәк ала!Башка төбәкләр Башкортстаннан үрнәк ала!
Башка төбәкләр Башкортстаннан үрнәк ала!
Очрашуда катнашучылар Башкортстанда «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты. Агымдагы елда республикада 49 объектны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган. Моңа федераль бюджеттан 695 млн сум күләмендә финанслау каралган.

Яклар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына аерым игътибар бирде, аның буенча 2019 елдан республикада 2 449 территория тәртипкә китерелде, 31 проект гамәлгә ашырылды.

Радий Хәбиров Төзелеш министрлыгына республика башлангычларын һәм торак-коммуналь комплексын үстерүнең төп бурычларын хәл итүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, федераль программалар ярдәмендә Башкортстанда яңа коммуналь челтәрләр ремонтлана һәм төзелә, территорияләр төзекләндерелә. 2026 елда республикага Башкортстан халкы тавыш биргән 152 иҗтимагый киңлекне яңартырга, шулай ук уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңгән территорияләрне төзекләндерүне төгәлләргә кирәк булачак.

Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары республиканың идарә итү командасы эшчәнлеген югары бәяләде.

- Төбәкнең федераль проектларны гамәлгә ашыруга комплекслы якын килүен билгеләп үтәсем килә, - диде Алексей Ересько. - Башкортстан коммуналь челтәрләрне модернизацияләү программаларының төзекләндерү проектлары белән ярашуының уңай үрнәген күрсәтә – бу эшләрнең кабатлануын булдырмый һәм объектларның ныклыгын тәэмин итә. Шул рәвешле, эре проектлар халыкка кирәкле элементларны кертү исәбенә өстәмә социаль кыйммәтлелек ала, ә локаль башлангычлар шәһәрләрнең территориаль-киңлек үсеше системасына кертелә. Бу практиканы без бөтен ил буйлап таратабыз, һәм республика монда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас