+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 Июня , 18:54

"Инвестиция сәгате"ндә нинди проеклар каралды?

Бүген, 11 июньдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" форматында төбәкнең инвестицион комитеты утырышын үткәрде.

"Инвестиция сәгате"ндә нинди проеклар каралды?"Инвестиция сәгате"ндә нинди проеклар каралды?
"Инвестиция сәгате"ндә нинди проеклар каралды?
Башта катнашучылар Күмертау мисалында эшкуарлар (бизнес-шерифлар) белән хезмәттәшлекне алып баручы муниципалитет хакимиятләре башлыклары урынбасарларының эшен карады.

Муниципалитетның бизнес-шерифы Ева Зюзякина эшлекле бергәлек белән хезмәттәшлекнең арадаш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә 68 эре инвестицион проект гамәлгә ашырыла, аларның гомум күләме 10,8 миллиард сум тәшкил итә. 2025 елда Күмертауда 52 «Эшкуарлык сәгате» уздырганнар, аларда 65 башлангыч каралган. «Күмертау»ның алгарышлы үсеш территориясе дә яхшы динамика күрсәтә. Аның резидентлары 35 предприятие һәм оешма булды.

Аннары утырышта Илеш районында «Андреевка-Черкассы» магистраль нефть продуктлары үткәргечен реконструкцияләү буенча «ЛУКОЙЛ–Транс» җәмгыяте планнарын карадылар. Бу хакта компания вәкиле Андрей Игнатков сөйләде. Башлангычны гамәлгә ашыру дизель ягулыгы белән тәэмин итү күләмен елына 2,3 миллион тоннадан 2,6 миллион тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Объектны модернизацияләү өчен инде эзләнү эшләре уздырганнар һәм яңа җиһазлар сатып алганнар. Эшләрне 2026 елда тәмамларга планлаштыралар.

Башкортстанның инвесткомитеты тәкъдим ителгән проектны хуплады һәм аңа салым ташламалары белән өстенлекле статус бирде.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/na-investchase-odobrili-novye-proekty-v-promyshlennosti-i-sfere-uslug-2026-06-11-89445/


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас