Республика Башлыгы үз чыгышында торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүнең дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре исәбенә керүен ассызыклады.
- Торак-коммуналь хуҗалык - җитди мәсьәләләр белән шактый катлаулы тарих ул, әгәр хәл итмәсәң, алар җыела бара, – диде Радий Хәбиров. - Идарә итү командамны әлеге максатларга федераль бюджеттан акча җәлеп итү буенча активрак эшләргә юнәлтәм. «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында төбәк торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүгә, шул исәптән инженерлык челтәрләрен модернизацияләүгә шактый ресурслар ала.
Төбәк җитәкчесе күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга аерым игътибар бирде.
– 2026 елда бу өлкәгә 8 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Һәм барлык эшләр дә сыйфатлы башкарылырга тиеш, - дип ассызыклады республика Башлыгы. - Йортлар буенча өлкәннәргә мөрәҗәгать итәм: эш документта ремонтның чыннан да тиешенчә башкарылуын раслаучы имза булганда гына кабул ителгән дип санала. Бу бик мөһим.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада җәмәгать урыннарын төзекләндерү белән планлы рәвештә шөгыльләнәләр.
– Без федераль һәм республика программаларын уңышлы гамәлгә ашырабыз. Һәм бүлеп бирелгән барлык акчаларны муниципалитетларга җибәрәбез, территорияләрне үстерү һәм халык өчен уңайлы мохит булдыру өчен, - диде төбәк җитәкчесе. - Мәсәлән, «Башкортстан ихаталары» проекты ярдәмендә без 1,5 мең ишегалдын тәртипкә китердек. Берничә ел элек төзекләндерелгән объектлар инде өстәмә игътибар таләп итә. Шуңа күрә 2026 елда без аларны ремонтлау һәм норматив хәлдә тоту өчен 100 миллион сум акча карадык.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, муниципалитетлар җитәкчеләре квартал саен халык белән очрашырга һәм төзекләндерү, ишегалды территорияләрен карап тоту һәм идарәче компанияләр эше мәсьәләләре буенча фикер алышырга тиеш.
- Без бик катлаулы вакытта яшибез, моны аңларга кирәк. Кайвакыт сроклары буенча бераз уңга күчерергә туры килә торган объектлар бар. Ләкин без беркайчан да үзебезнең җитешсезлекләрне тышкы хәлләр белән акламыйбыз. Объектив вәзгыятьне һәрвакыт аңлау мөһим, - дип өстәде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров күпфатирлы йортлар советы рәисләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аеруча актив позиция күрсәткәннәргә Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
- Бу эш өчен энергияне кайдан табуыгызны мин белмим. Еш кына бу - җәмәгать эше, әмма нәкъ менә сезнең принципиальлегегез аркасында күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп була, - диде республика Башлыгы.
Аннары форумда катнашучылар күпфатирлы йортларның энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкны гомум милек белән идарә итүгә җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Госуслуги Дом» кушымтасы һәм "ТКХ ГИС" системасы аша халыкка милекчеләр җыелышының өстенлекләре турында активрак мәгълүмат бирү мөһим, дип билгеләп үтте. Төбәк җитәкчесе шулай ук күпфатирлы йортлар советлары рәисләре өчен белем бирү проектларына ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Моннан тыш, утырышта түбәдәге казанлыклар һәм индивидуаль җылылык пунктлары белән җиһазландырылган йортларны ремонтлауны финанслау темасын да күтәрделәр. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, мәсьәлә өстәмә эшкәртүне таләп итә.
- Мондый системаларның җитди өстенлекләре бар, әмма вакыт узу белән җиһазларны модернизацияләү һәм алыштыру зарурлыгы туа. Шуңа күрә мондый эшләргә акча туплау механизмын алдан ук уйлап куярга кирәк. Кешеләр киләчәктә нинди чыгымнар барлыкка килергә мөмкинлеген һәм аларга ничек әзерләнергә кирәклеген аңларга тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Форумда катнашучылар торак секторында янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча да фикер алышты.
Фикер алышуның тагын бер темасы - күпфатирлы йортларны җылыту сезонына әзерләү. Радий Хәбиров торак милекчеләрен башкарылган эшләрне кабул итүгә актив җәлеп итү башлангычын хуплады. Төбәк җитәкчесе профильле ведомстволарга әлеге процедурада милекчеләр вәкилләренең катнашу механизмын эшләргә һәм кирәк булганда муниципалитетларга оештыру ярдәме күрсәтергә кушты.
Утырышка йомгак ясап, Башкортстан Башлыгы катнашучыларга эчтәлекле сөйләшүләре өчен рәхмәт белдерде һәм хакимият органнарының, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның, идарәче компанияләрнең һәм халыкның даими хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Без теләгәнчә тиз хәл ителми торган хәлләр дә була, шул исәптән озакка сузылган процедуралар һәм башка объектив сәбәпләр аркасында. Әмма безнең команда нәтиҗәгә йөз тота - әгәр кешеләргә нәрсәдер вәгъдә итсәләр, моны эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. - Без коммуналь комплексны үстерү һәм тормышны тәэмин итү системаларының ышанычлы эшләвен тәэмин итү буенча эшне дәвам итәчәкбез. Бу максатларга республика киләчәктә дә кирәкле акчаларны юнәлтәчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы