+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Июня , 06:55

Башкортстан халыкара хезмәттәшлекне үстерә

Республика дөньяның 114 дәүләте белән эшлекле мөнәсәбәтләрдә тораБашкортстан Башлыгы Радий Хәбиров губернаторларның “Госсовет 2.0” XXII сәяси тотрыклылык рейтингында позициясен яхшыртты. Аналитик материалны “Минченко Консалтинг” холдингы экспертлары әзерләде. Радий Хәбиров “яшел зона”да позицияләрен тагы да ныгытты, ягъни Башкортстан Башлыгы федераль үзәк белән тыгыз бәйләнештә эшчәнлек алып бара һәм актив сайлау кампаниясе алдыннан төбәктә сәяси фон уңай.

Башкортстан халыкара хезмәттәшлекне үстерәБашкортстан халыкара хезмәттәшлекне үстерә
Башкортстан халыкара хезмәттәшлекне үстерә


Башкортстан җитәкчелеге Абхазия, Белоруссия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан белән халыкара хезмәттәшлекне һәм партнерлыкны актив рәвештә үстерә.
“Тышкы икътисади эшчәнлектән башка безнең икътисадта уңышлар, гомумән, булмаячак. Нәтиҗә ноль булачак”, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.


Башкортстан дөньяның 114 дәүләте белән эшлекле мөнәсәбәтләрдә тора. Тышкы элемтәләрне үстереп, республика берьюлы берничә бурычны хәл итә: үз проектларын алга әйди, яңа логистик чылбырлар булдыра, ил эчендә сөйләшү­ләр алып баруда үз позицияләрен ныгыта.


Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү тышкы элемтәләрдә төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып тора. Мәсәлән, февральдә Башкортстанга Ташкент өлкәсенең рәсми делегациясе һәм Үзбәкстанның Русиядәге илчесе Ботиржон Асадов килде. Апрель аенда Радий Хәбиров Ташкентта “Иннопром. Үзәк Азия” күргәзмәсендә катнашты, анда Хөкүмәт дәрәҗәсендә берничә очрашу үткәрде, шул исәптән Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев һәм Премьер-министр Абдулла Арипов белән эшлекле очрашулар узды. Республика шулай ук Ташкент өлкәсендә технопарк төзү буенча федераль проектны гамәлгә ашыра.


Абхазия белән дә хезмәттәшлек актив үсә. Мартта Башкортстанда әлеге республика Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Делба җитәкчелегендәге рәсми делегация булып китте. Моннан тыш, майда Уфа аэропортыннан Сухумга беренче рейс очты. Даими авиаэлемтәне оештыру ике субъект җитәкчелеге дәрәҗәсендә берлектәге эш нәтиҗәсе булып тора.


Таҗикстан – тагын бер мөһим халыкара партнер. Башкортстан Дүшәнбедә индустриаль парк төзү буенча инвестицион килешүне гамәлгә ашыруда катнаша. Проектны тормышка ашыру барышы турында февральдә Радий Хәбиров Русиядә Таҗикстан илчесе Фәридун Фәйзуллозода белән очрашуда фикер алыштылар.
Апрель азагында Башкортстан башкаласында шулай ук Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Кыргызстанның мәгариф министры Догдуркул Кендирбаева очрашты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында үткән чарада Кыргызстанда урыс телле мәктәпләр төзү, шулай ук полилингваль белем бирүне үстерүдә республика тәҗрибәсен куллану турында фикер алыштылар.


Башкортстан Башлыгы позициясен ясалма интеллект үсеше дә көчәйтә: бу җәһәттән Радий Хәбиров – губернаторлар арасында лидер. Республикада Башкортстан Башлыгы каршында Ясалма интеллект технология­ләрен санлы үстерү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча совет төзелде, ул медицинага, җитеш­терүгә, дәүләт идарәсенә инновацияләр кертү буенча эшчәнлекне җитәкли. Башкортстан Башлыгы кушуы буенча якын арада республикада ясалма интеллектны үстерү буенча комплекслы программа эшләнәчәк һәм расланачак. ЯИны төбәк дәрәҗәсендә гамәлгә кертүдә ике өстенлек билгеләнгән.

Беренчесе – икътисадта ясалма интеллект-сервисларын эшләү һәм гамәлгә кертү өчен мохит булдыру. Бу шул исәптән кадрлар белән тәэмин итү дә, Евразия фәнни-белем бирү үзәге базасында лабораторияләр челтәрен үстерү дә, гамәли тикшере­нүләргә федераль финанслауны җәлеп итү дә. Икенчесе – ясалма интеллектны дәүләт идарәсе системасына кертү.


– “Минченко Консалтинг” Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ровның кайбер юнәлешләр буенча аерым урын биләвен билгеләп үтә. Шуларның берсе – ясалма интеллект юнәлеше. Минемчә, бу табигый, чөнки безнең сәнәгать базасын, инвестицион потенциалны үстерү санлаштырудан һәм шул исәптән ясалма интеллекттан башка мөмкин түгел. Ул күп кенә проблемаларны хәл итә, техноло­гияләрне үстерергә ярдәм итүдән тыш, бу өлкәдәге мәсьәләләр чишелешенә дә уңай йогынты ясый, – ди икътисад фәннәре кандидаты, Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты Уфа филиалы­ның “Икътисад, менеджмент һәм марке-тинг” кафедрасы доценты Рөстәм Камалов.


Көнбатышның Русия икътисадын какшатырга юнәлтелгән санкцияләре алар көткән нәтиҗәне бирмәде. Киресенчә, Русия хәрби, икътисади һәм технологик суверенитетын ныгыта. Ил Президенты Владимир Путин искәртүенчә, илебез үсешен дәвам итә, дөньяда Русия белән хезмәттәшлек итәргә теләүче дустанә дәүләтләр саны арта.


Бүгенге көн чынбарлыгында Русия өчен иң мөһим бурыч – яңа производстволар булдыру, кибет киштәләрен яңа товарлар белән тутыру һәм импортны алмаштыру процессын тизләтү. Дус булмаган дәүләтләрнең көчле санкция басымына җавап итеп кабул ителгән чаралар колачлы һәм нәтиҗәле булып чыкты.
Русия Хөкүмәте төбәкләргә тиешле ярдәм күр

сәтте, өстәвенә, төбәк дәрә­җәсендә гражданнарга, икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү буенча мөстәкыйль карарлар кабул итү мөм­кинлеге дә бирелде.
Икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү чараларының төбәк пакеты һәр яктан да үлчәнеп, эшлекле берләшмәләр, тармак ассоциацияләре, республиканың система булдыручы предприятиеләре белән киңәшләшеп кабул ителде. Чаралар комплексы икътисадның төп секторларын – сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү, торак төзелеше, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын үз эченә алды. Дустанә илләр белән гамәлдәге базарлар киңәйтелә, яңа офыклар ачыла. Башкортстан җитәкчелеге инвесторлар белән “Инвестиция сәгате” форматында очрашулар үткәрә һәм алар белән даими элемтәдә тора. Һәр җитди инвестор – ныклы игътибар үзәгендә.


Экспортка ярдәм итүнең төбәк системасы илдә иң нәтиҗәлеләрнең берсе дип танылды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанның “Экспортны яклау үзәге”, “Экспортер сайлавы” номина­циясендә җиңеп, 89 төбәк арасында дүртенче урынны яулады.


2025 елда логистик чыгымнарны субсидияләү механизмы кертелде: 11 предприятие 10 миллион сумлык компенсация алды. 2030 елга чимал булмаган экспорт күләмен 3,6 миллиард долларга җиткерүгә юнәлтелгән “Экспортка – алга!” яңа төбәк программасы кабул ителде.


Республика Русия төбәкләренең вакыйгалар потенциалы рейтингында дүртенче урынны алып, алдынгы эшлекле мәйданчык статусын раслады. 2025 елда төбәк территориясендә 86 конгресс-күргәзмә чарасы уздырылды (күчмә берлектәге Русия һәм чит ил чаралары – 111).


Халыкара бизнес атналыгында 26 ил катнашты, 15 миллиард сумлык 23 килешүгә, Петербург халыкара икътисади форумында 100 миллиард сумлык 33 килешүгә кул куелды, төбәк инвестицион мохит торышы милли рейтингы лидерлары өчлегенә керде.


Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Сибай шәһәренә эш сәфәре кысаларында 8-9 июльдә узачак “Урал аръягы” VIII бөтенрусия инвестицион Сабантуена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Еллык эшлекле вакыйга, гадәттәгечә, федераль һәм төбәк власть органнары вәкилләрен, Русиянең әйдәүче эшкуарларын, инвесторларны, тармак экспертларын һәм җәмәгатьчелек фикере лидерларын берләштерә. “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестицион Сабантуен Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте оештыра.


Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, Бөтенрусия инвестицион Сабантуй мәйданчыгы үзен киң танытты һәм республикадан читтә дә билгеле. Форум Башкортстанда төп дискуссия мәйдан­чыкларының берсе булып тора.


– Башкортстан һәм Урал аръягының уңай инвестицион имиджын үстерү бурычы актуаль булып кала һәм инвестсабантуй, беренче чиратта, шушы максатны күздә тота. Шуңа күрә чараны уйланылган эшлекле программа белән сыйфатлы итеп әзерләү мөһим. Аның төп темасы “Җиңү икътисады”н гамәлгә ашыру булырга тиеш, дип саныйм, – дип ассызыклады Андрей Назаров.


Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерүенчә, эшлекле программа кысаларында дустанә илләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү, шулай ук кече һәм урта эшкуарларның төбәкара кооперациясен үстерүгә инвестицияләр җәлеп итү буенча сессияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, осталык дәресләре һәм панель дискуссияләр узачак.


– Без яңа идеяләрне актив кертәбез, перспектив юнәлешләрне карыйбыз һәм “Урал аръягы-2026” инвестицион Сабантуе үзенең югары статусын тагын бер тапкыр расласын өчен барысын да эшлибез, – диде Маргарита Болычева.


“Урал аръягы” Бөтенрусия инвестицион Сабантуе катнашучыларының географиясе киңәя. Мәсәлән, 2025 елда эшлекле чарага Русиянең 28 төбәгеннән һәм 10 илдән, шул исәптән Кувейт, Иран, Көньяк Африка Республикасы, Казахстан, Италия, Төркия, Беларусь, Кытай, Үзбәк­стан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлек­ләреннән 2 меңнән артык кеше килде. Форумда 30 миллиард сумлык 17 килешүгә кул куелды, шулай ук пленар утырышны да кертеп, 20дән артык эшлекле чара үткәрелде.


Быел “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестицион Сабантуе программасын V халыкара бизнес-шерифлар форумы ачачак. Әлеге чара кысаларында “түгәрәк өс­тәл”ләр, һөнәрчеләр күргәзмәсе, туристик экспедиция һәм электрон сәүдәне үстерү мәсьәләләренә багышланган яңа проект эшкә кушылачак.


Шулай ук форум кысаларында “Яшма җаны” I Халыкара халык-сәнгать кәсеп­ләре һәм һөнәрләре фестивален уздыру планлаштырыла. Ул Сибайның 2026 елның февралендә Бөтендөнья һөнәр­челек шәһәре статусын алуына багышланган. Фестиваль кысаларында шәһәргә шушы хакта раслаучы сертификат тапшыру тантанасы булачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас