

Утырыш башында Октябрьский шәһәрендә бизнес-шерифлар эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде. Бүген шәһәрдә 9,7 миллиард сумлык 50 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Алар 1,1 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Узган ел исә 1,5 миллиард сумлык 37 проект тәмамланган.
– Эшкуарлар белән урыннарда нәтиҗәле эшләү бүген аеруча мөһим. Аларның тәкъдимнәрен ишетеп, бизнес өчен уңайлырак шартлар тудыруны дәвам итәргә кирәк, – диде Андрей Назаров.
Утырышта Иглин районының Алаторка авылында төзелеш материаллары җитештерү һәм склад-логистика комплексы төзү проекты хупланды. Аңа 470 миллион сум инвестиция кертеләчәк. Проект өстенлекле статус алды.
Шулай ук Иглин районында абердин-ангус токымлы эре мөгезле терлекләр өчен симертү мәйданчыклары төзү проектына да яшел ут бирелде. Проектның бәясе – 140 миллион сум.
Өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә Уфа районының Жуково авылында юл буе сервисы комплексы төзү башлангычы да кертелде. Биредә кунакханә, кафе, автосервис, автомойка һәм автозапчастьләр кибете эшләячәк. Инвестицияләр күләме – 180 миллион сум.
Моннан тыш, Уфада күп функцияле район үзәге төзү проекты хупланды. Аның бәясе 317 миллион сум тәшкил итә. Үзәктә гаилә белән ял итү һәм көнкүреш хезмәтләре өчен шартлар булдырылачак.
Кушнаренко районының Первушино авылында «Гринфилд» юл буе комплексы төзү проекты да өстенлекле статус алды. Инвестор әлеге объектка 53 миллион сум юнәлтергә планлаштыра.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru