+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Июня , 18:10

Башкортстан белән Беларусь яңа килешүләр имзалады

Минскида Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы кысаларында Башкортстан белән Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән яңа килешүләр имзаланды.

Башкортстан белән Беларусь яңа килешүләр имзаладыБашкортстан белән Беларусь яңа килешүләр имзалады
Башкортстан белән Беларусь яңа килешүләр имзалады

Чарада Башкортстан делегациясен Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкләде.

Рөстәм Моратов билгеләвенчә, Башкортстан белән Беларусь арасындагы мөнәсәбәтләр озак еллар дәвамында үзара ышанычка нигезләнеп үсә.

– Безнең өчен сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтү аеруча мөһим. Бүген форумда Башкортстанның 25 компаниясе эшлекле сөйләшүләрдә катнаша. Без Беларусьне ышанычлы партнер һәм дус дип саныйбыз, – диде ул.

Форумда Стәрлетамак белән Беларусьнең Барановичи шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр турында килешү төзелде. Документ икътисад, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне һәм яшьләр алмашын үстерүне күздә тота.

Моннан тыш, «Яңа сәнәгать технологияләре» җәмгыяте белән Минск автомобиль заводы (МАЗ) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Ул сәнәгать кооперациясен киңәйтүгә, техникага сервис хезмәте күрсәтүгә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Рәсми өлештән соң Башкортстан һәм Беларусь эшкуарлары катнашында B2B-очрашулар башланды. Аларда Башкортстанның 25 һәм Беларусьнең 100дән артык предприятиесе вәкилләре катнаша.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас