+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 Июня , 11:45

Уфага БДБ илләре салымчылары җыела

5-12 июльдә Уфада БДБ илләре салым хезмәтләре эшендә салым түләүчегә юнәлтелгән хезмәт күрсәтү принципларын кертү буенча эш төркеменең утырышы узачак.

Уфага БДБ илләре салымчылары җыелаУфага БДБ илләре салымчылары җыела
Уфага БДБ илләре салымчылары җыела
Утырышта Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан республикалары һәм Русия Федераль салым хезмәте вәкилләре вәкилләре катнашачак. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, БДБ КСРНС эш төркеме әгъзалары, төбәкнең фәнни җәмәгатьчелек һәм бизнес вәкилләре катнашлыгындагы панель утырышы барышында БДБ салым хезмәтләре эшендә клиент үзәклелек принципларын кертүнең төп юнәлешләре турында фикер алышу планлаштырылган.

Утырыш программасы үзәгендә - сервис алымын үстерү, салым түләүчеләр тәҗрибәсен өйрәнү, Русия Федераль салым хезмәтенең заманча санлы чишелешләре һәм гамәли кейслары. Шулай ук чара кысаларында БДБ илләре-катнашучыларының салым хезмәтләре хезмәткәрләрен эшчәнлектә клиент үзәклелек принципларын куллану буенча укыту программасын эшләү планлаштырыла. БДБ КСРНС эш төркеме утырышының йомгаклау материаллары хезмәт һәм салым түләүчеләрнең үзара хезмәттәшлек процессларын камилләштерү нигезенә салыначак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас