

Искәртеп узабыз, «ЭКОПРОМСТРОЙ» компаниясе проекты узган елның октябрендә узган «Инвестиция сәгате» утырышында хупланган иде. Проект ел саен 400 мең куб метр газобетон җитештерәчәк заманча завод төзүне күздә тота. Аны гамәлгә ашыруга 3,7 миллиард сум инвестиция салыначак, шулай ук 85 яңа эш урыны булдырылачак. 2025 елның ноябрендә «ЭкоПромСтрой-Алга» җәмгыяте «Алга» махсус икътисади зонасы резиденты статусын алды.
Төбәк Башлыгы булачак завод мәйданчыгы белән танышты һәм проектны башлап җибәрүчеләрне төзелеш башлану белән котлады.
– Бүген республикабыз өчен мөһим вакыйга. Без төзелеш тармагы өчен бик кирәкле җитештерүне башлап җибәрәбез, – диде Радий Хәбиров. – Катлаулы шартларга карамастан, Башкортстан инвестицияләр өчен җәлеп итүчән төбәк булып кала. Без «Алга» махсус икътисади зонасы резидентлары өчен уңайлы шартлар тудырдык. Ул Русиядә иң тиз үсеш алган махсус икътисади зоналарның берсе буларак инде ике тапкыр танылды. «ЭКОПРОМСТРОЙ» компаниясенә безнең республиканы сайлаганы өчен рәхмәт белдерәм. Яңа завод киләсе елда ук беренче продукциясен чыгара башлар дип ышанам.
«ЭКОПРОМСТРОЙ» компаниясе директоры Азат Шамсуаров проектка күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
– Без илдә иң заманча һәм югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган газобетон җитештерү заводларының берсен төзи башлыйбыз. Предприятиене файдалануга тапшырганнан соң, республикадагы торак һәм социаль объектлар төзелешен сыйфатлы материаллар белән тотрыклы тәэмин итә алачакбыз, – диде ул.
Аннары Радий Хәбиров белән Азат Шамсуаров булачак предприятие хезмәткәрләренә мөрәҗәгать язылган вакыт капсуласын салу тантанасында катнаштылар.
Мөрәҗәгатьтә болай диелә:
«Бу проект – сәнәгатьне үстерү, социаль-икътисади алгарыш һәм җәмгыятебезнең чәчәк атуы юлындагы мөһим адым.»
Журналистлар белән аралашканда Башкортстан Башлыгы «Алга» махсус икътисади зонасының уңышлы үсүен билгеләп үтте.
– Махсус икътисади зона тотрыклы үсә. Биредә «ДоГа», «М-Синтез» кебек эре компанияләр һәм башка резидентлар үз проектларын гамәлгә ашыра. Катлаулы икътисади шартларга карамастан, инвесторлар яңа заводлар төзүгә зур күләмдә акча кертә. Бүген «ЭКОПРОМСТРОЙ» компаниясе уникаль армирланган газобетон җитештерәчәк заманча завод төзелешенә кереште. Бу продукциягә республикада ихтыяҗ зур булачак, – диде Радий Хәбиров.