+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Июня , 05:59

Нефть инженерларын инглиз телендә әзерлиләр

Башкортстанда Евразия фәнни-белем бирү үзәге катнашучысы булган Уфа дәүләт нефть техник университеты «Petroleum Engineering» («Нефть инженериясе») дип аталган нефть һәм газ эше буенча инглиз телендәге магистрлык программасының беренче чыгарылышын тәмамлады. Программаның төп үзенчәлеге шунда: укыту процессы тулысынча инглиз телендә алып барыла.

Нефть инженерларын инглиз телендә әзерлиләрНефть инженерларын инглиз телендә әзерлиләр
Нефть инженерларын инглиз телендә әзерлиләр
Укыту фәннәрен махсус тел әзерлеге узган Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучылары, шулай ук техник инглиз телен яхшы белгән нефть-газ тармагы белгечләре алып бара.

– Инглиз телендәге программа төрле илләрдән килгән студентларны һәм укытучыларны берләштерергә, шулай ук техник инглиз теле буенча белем дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Бу программа университетның мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне актив үстерүен күрсәтә., - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы НОЦ Идарәче компаниясе автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Андрей Кулаков.

«Petroleum Engineering» («Нефть инженериясе») магистрлык программасы шул ук исемдәге бакалавриат программасының логик дәвамы булып тора. Әлеге программа 2020 елда эшли башлады. Ул вакытта бу Русиянең профильле техник югары уку йортлары арасында нефть-газ белгечләрен инглиз телендә әзерләүче беренче бакалавриат программасы булды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас