

Премьер-министр билгеләп үтүенчә, икътисадның төп тармакларында уңай үсеш күзәтелә. Елның биш аенда сәнәгать җитештерүе 5,6 процентка арткан. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән шактый югарырак. Иң зур үсеш эшкәртү сәнәгатендә күзәтелә – ул 8,9 процент тәшкил иткән.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме дә арта. Гыйнвар–апрель айларында ул 50 миллиард сумга җиткән. Төзелеш тармагында башкарылган эшләр күләме 90 миллиард сумнан арткан, ә быелның биш аенда 648 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Республикада кулланучылар активлыгы да югары булып кала. Дүрт айда ваклап сату әйләнеше 9,7 процентка артып, 600 миллиард сумга җиткән.
Социаль күрсәткечләр дә уңай динамика күрсәтә. Уртача айлык хезмәт хакы 76 мең сумга җиткән, ә эшсезлек дәрәҗәсе – 1,6 процент.
Хөкүмәт фаразы буенча, 2026 елда уртача хезмәт хакы 79 мең сум тәшкил итәчәк, ә 2029 елга ул 94 мең сумга кадәр үсәргә тиеш. Инвестицияләр күләме дә артачак, ә республика икътисады тотрыклы үсеш траекториясен саклап калачак.
Утырыш йомгаклары буенча Андрей Назаров төп вариант итеп база сценарие нигезендәге үсеш фаразын кабул итәргә тәкъдим итте. Көзен яңартылган фараз Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка тәкъдим ителәчәк, аннары бюджет проекты белән бергә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга кертеләчәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru