+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 Июля , 11:54

Бензин буенча хәл тотрыклылана

БСТ телеканалында республиканың ягулык базарындагы вәзгыятькә багышланган көндәлек брифинглар сериясе дәвам итә.

Бензин буенча хәл тотрыклыланаБензин буенча хәл тотрыклылана
Бензин буенча хәл тотрыклылана
Студия кунаклары — Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрының беренче урынбасары Тимур Герасимов һәм табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Шамил Фәррахов.

Хәзер ягулык белән вәзгыять нинди?

Төбәктә ягулык белән бәйле мәгълүмат һәр өч сәгать саен анализлана. Вәзгыять тотрыклылана бара. Җомга көнне Уфадагы ягулык салу станцияләрендә чиратта 40ка якын машина күзәтелсә, хәзер аларның саны 14кә кадәр кимеде. Районнарда да хәлне тотрыклыландыру буенча тиешле чаралар күрелә.

Чүп чыгарыламы?

Бу тармак штат режимында эшли. Өч районда дизель ягулыгы вакытлыча җитмәү белән бәйле барлык кыенлыклар да хәл ителде. Каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы тулысынча үтәлә.

Бүген пилотсыз очкычлар һөҗүме булды. Бу ягулык белән тәэмин ителешкә ничек йогынты ясады?

Берникадәр вакытка бензовозларга ягулык төяүгә чикләүләр кертелде, әмма хәзер эш гадәти тәртип буенча алып барыла. Мондый вакытлыча чикләүләр хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан кертелә.

Ни өчен шәһәрләр һәм районнарга ягулык төрлечә китерелә?

Моның сәбәбе — масштаб эффекты. Төп кулланучылар халык саны һәм предприятиеләр күбрәк булган урыннарда урнашкан. Шуңа күрә иң элек ягулык Уфага, аннары Нефтекама һәм Стәрлетамакка җибәрелде. Хәзер хакимият авыл районнарындагы хәл белән максатчан шөгыльләнә. Терәк автозаправка станцияләре булган урыннарда вәзгыять тотрыклылана. Ә кече автозаправка станцияләре эшләгән районнарда хакимият нефть трейдерлары һәм нефть җитештерүчеләр белән сөйләшүләр алып бара.

Районнарда бензовозлар санын арттыру мөмкинме?

Беренчедән, мәсьәлә ваклап сату челтәре белән бәйле. Әйтик, Аскын районындагы дүрт автозаправка станциясендә ашыгыч хезмәтләр өчен ягулык запасы бар. Икенчедән, һәр районның үз үзенчәлеге һәм махсуслашуы исәпкә алына. Шуңа күрә хакимият һәр район буенча аерым эш алып бара. Һәр райондагы вәзгыять турында мәгълүмат турыдан-туры район башлыкларыннан алына.

Ни өчен «Башнефть»нең кайбер автозаправка станцияләре ябылган?

Хәзер нефть продуктларын яңадан бүлү эше бара. Беренче чиратта ягулык аны иң күп көткән урыннарга җибәрелә. Логистика белән бәйле проблемалар кулдан идарә итү режимында хәл ителә. «Лукойл» автозаправка станцияләрендә дә шундый ук вәзгыять күзәтелә.

Ике генә «Башнефть» автозаправка станциясе булган Бөрҗән районында хәлләр ничек, чөнки күпләрнең тракторлары бар?

Әгәр сүз авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре турында барса — бу бер мәсьәлә, ә шәхси хуҗалыклар турында сүз барганда, хакимият район хакимияте белән берлектә әлеге мәсьәләне җентекләп караячак һәм аны системалы рәвештә хәл итү юлларын табарга ниятли.

Вәзгыять кайчан тулысынча тотрыклыланачак?

Бу турыда ягулык салу станцияләрендәге чиратлар беткәч кенә төгәл әйтергә мөмкин булачак. Хакимият халыкка килеп туган вәзгыятькә аңлап караганы өчен рәхмәт белдерә.

Трассаларга йөрү куркыныч түгелме?

Барлык трасса АЗСлары штат режимында эшли, борчылмаска да мөмкин.



Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас