+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 Июля , 18:15

Башкортстан белән Абхазия элемтәләрне ныгыта

2 июльдә Сухумда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашты. Яклар икътисади хезмәттәшлекне, туризмны һәм гуманитар элемтәләрне үстерү мәсьәләләрен тикшерде.

Башкортстан белән Абхазия элемтәләрне ныгытаБашкортстан белән Абхазия элемтәләрне ныгыта
Башкортстан белән Абхазия элемтәләрне ныгыта

Бадра Гунба Башкортстан делегациясенә рәхмәт белдереп, ике як арасындагы мөнәсәбәтләрнең күптәннән уңышлы үсүен билгеләде. Ул шулай ук Башкортстанның Сухумдагы тарихи Диоскурлар яр буен яңарту проектында катнашуын югары бәяләде.

Радий Хәбиров, үз чиратында, җылы кабул итү өчен рәхмәт әйтеп, Башкортстан белән Абхазия арасындагы хезмәттәшлекнең киңәюен билгеләде.

– Безнең өчен икътисади элемтәләрне ныгыту, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү мөһим. Сухум аэропортының яңартылып ачылуы һәм Уфадан туры авиарейсларның башлануы туристлар агымын арттыруга зур мөмкинлекләр ача. Моннан тыш, «Башкорт-абхаз озын гомерлелеге» программасын өстәмә финанслау турында карар кабул иттек, – диде Радий Хәбиров.

Очрашуда товар әйләнешен арттыру, Башкортстанда Абхазия өчен белгечләр әзерләү, шул исәптән сәламәтлек саклау тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре дә каралды.

Бадра Гунба Башкортстан табибларының югары һөнәри дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм Абхазия халкына күрсәткән ярдәмнәре өчен аларны дәүләт бүләкләре белән билгеләү ниятен әйтте.

Очрашудан соң Радий Хәбиров Абхазиянең Русия өчен мөһим стратегик партнер булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан республика белән туристик, икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне алга таба да үстерергә ниятли.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас