+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 Июля , 05:51

Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!

Яки ни өчен инвесторлар Башкортстанны сайлый?

Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!
Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!

Бүген Башкортстан инвестицияләр җәлеп итү күләме буенча Русиянең иң алдынгы төбәкләре исәбенә керә. Республика инвестицион мохит торышы буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы төзегән рейтингта өченче урынны били. Һәм мондый нәтиҗә очраклы түгел. Бу – еллар дәвамында алып барылган эзлекле эш, дәүләт белән бизнес арасында ачык диалог һәм инвесторларга системалы ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе.

Башкортстанда инвесторлар белән эшләүнең иң нәтиҗәле механизмнарының берсе – “Инвестиция сәгате” форматындагы киңәшмәләр. Әлеге эш алымы республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2018 елда кертелде һәм кыска вакыт эчендә үзенең нәтиҗәлелеген раслады.

– “Инвестсәгать” киңәшмәләре инвесторлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм оператив идарә карарлары кабул итү өчен мөһим корал булып тора. Без мондый очрашуларны 2018 елдан үткәрәбез һәм аларның уңай нәтиҗәсен күрәбез, – диде Радий Хәбиров Инвестиция комитеты утырышларының берсендә.

“Инвестиция сәгате”нең төп үзенчәлеге – эшкуарларның үз проектларын турыдан-туры республика җитәкчелегенә тәкъдим итә алуы. Монда дәүләт власте органнары, муниципалитетлар, тармак министрлыклары, үсеш институтлары вәкилләре катнаша. Шул рәвешле күп кенә мәсьәләләрне тиз арада хәл итү мөмкинлеге бар. Инвесторлар дәүләт ярдәме чаралары буенча аңлатмалар ала, инфраструктура, җир кишәрлекләре, инженер челтәрләренә тоташу, финанслау мәсьәләләре буенча карарлар кабул ителә.

Әлеге формат республикада инвестиция проектларын карау вакытын сизелерлек кыскартты, дәүләт ярдәмен алуны җиңеләйтте һәм Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрде. Нәтиҗәдә республика инвестицион мохит торышы буенча Русиянең лидер төбәкләре рәтенә күтәрелде.

Моны саннар да раслый. Соңгы сигез елда, ягъни 2018-26 елларда, “Инвестиция сәгате” утырышларында 789 инвестиция проекты каралган. Аларның гомум бәясе 1 триллион 381,7 миллиард сум тәшкил итә. Әлеге проектлар гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә республикада 98 мең 450 яңа эш урыны булдыру күздә тотыла.

Бүген республикада өстенлекле инвестиция проектлары портфеле дә киңәя. Агымдагы елның 1 гыйнварына анда кертелгән 388 инвестиция проекты буенча инвестицияләр күләме 865,8 миллиард сум тәшкил итте, ә аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 29,3 мең яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Соңгы биш елда гына инвесторлар өстенлекле проектларга 269,1 миллиард сум акча салган, 5,9 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителгән.

Бу күрсәткечләр артында – инвестиция проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә төзелгән заманча предприятиеләр һәм яңа җитештерү мәйданчыклары. Соңгы елларда Благовещен шәһәрендә “Ozon” компаниясенең зур логистика үзәге файдалануга тапшырылды. “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятендә техник күкерт җитештерү комплексы сафка басты. Авыргазы районында заманча сөтчелек комплексы ачылды. Бәләбәй сөт комбинатында җитештерү куәтләре яңартылды, ә Уфа халыкара аэропорты территориясендә яңа кунакханә эшли башлады. Республика икътисадына салынган әлеге инвестицияләр йөзләгән һәм меңләгән яңа эш урыннары да булдырды.

Быел да берничә эре проектны тәмамлау планлаштырыла. Алар арасында Карман дәүләт район электр станциясенең беренче энергоблогын техник яңарту, Учалы тау-баектыру комбинатында сәнәгать суларын тирәнтен чистарту корылмасы төзү, “Газпром нефтехим Салават” предприятиесендә бензин эшкәртү куәтләрен киңәйтү, шулай ук рапс һәм ашлык эшкәртү буенча заманча комплекс булдыру проектлары бар.

Инвесторлар өчен уңай шартлар тудыру “Инвестиция сәгате” белән генә чикләнми. Республикада инвестиция проектларын “бер тәрәзә” принцибы буенча озатып бару системасы эшли. Бу эшне Башкортстанның Үсеш корпорациясе башкара. Һәр проектка шәхси менеджер беркетелә, ул инвесторга идея әзерләүдән башлап, проектны тулысынча гамәлгә ашырганчы ярдәм итә.

Инвесторлар өчен дәүләт ярдәменең төрле чаралары каралган. Алар арасында салым ташламалары, инвестицион салым чигерүе, ташламалы шартларда җир кишәрлекләре бирү, тармак субсидияләре, грантлар, ташламалы кредитлар, сәнәгать ипотекасы һәм җиһазлар лизингы программалары бар. Моннан тыш, “Алга” махсус икътисади зонасында эшләүче резидентлар әзер инженерлык инфраструктурасыннан һәм салым буенча өстәмә өстенлекләрдән файдалана ала.
Икътисад фәннәре кандидаты Рөстәм Акбашев фикеренчә, республикада бу юнәлештәге югары күрсәткечләр эзлекле дәүләт сәясәте нәтиҗәсе булып тора.

– Республика җитәкчелегенең бизнес өчен уңай шартлар булдыру буенча системалы эш алып баруы Башкортстанга инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингларында алдынгы урыннарны биләргә мөмкинлек бирә. Экспертлар республика икътисадының, хезмәт базарының һәм инвестиция мохитенең югары дәрәҗәдә үсешүен билгели, – ди ул. 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклавынча, инвесторлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр, беренче чиратта, үзара ныклы ышанычка корылырга тиеш.

“Инвестиция” сүзе һәрвакыт “ышаныч” сүзе белән янәшә йөри. Әгәр сиңа ышаналар, сүзеңә хөрмәт белән карыйлар икән, инвестицияләр дә киләчәк, – диде республика Башлыгы.

Нәкъ менә шушы принцип – дәүләт белән бизнес арасында ышанычлы партнерлык урнаштыру – бүген Башкортстанда инвестицион сәясәтнең нигезен тәшкил итә. Яңа производстволар, заманча инфраструктура, меңләгән эш урыны һәм республика икътисадының тотрыклы үсеше дә төпле инвестицион сәясәтнең, власть һәм бизнес арасындагы тыгыз хезмәттәшлекнең ачык нәтиҗәсе булып тора.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!
Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!
Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!
Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!
Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!
Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!
Ышаныч бар җирдә – үсеш бар!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас