7–10 июльдә Екатеринбург шәһәрендә узучы «ИННОПРОМ-2026» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан делегациясе катнаша. Делегацияне республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкли. Илнең төп сәнәгать мәйданчыкларының берсе саналган форумда федераль министрлыклар, үсеш институтлары һәм эре сәнәгать компанияләре вәкилләре белән очрашулар, хезмәттәшлекне киңәйтү һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралачак.
Башкортстан күргәзмәдә машина төзелеше, нефть химиясе, пилотсыз авиация системалары, сәнәгать кооперациясе, «Алга» махсус икътисади зонасы, сәнәгать кластерлары һәм индустриаль инфраструктураны үстерү өлкәләрендәге перспектив проектларын тәкъдим итә.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, тышкы санкцияләр басымына карамастан, Башкортстан Русиянең алдынгы сәнәгать төбәкләре арасындагы урынын саклап кала.
– Без бик катлаулы чорда яшибез. Сәнәгатебезгә моңарчы күрелмәгән санкцияләр басым ясый. Әмма безнең бурыч – авырлыкларга каршы тору гына түгел, ә үз позицияләребезне ныгыту, тагын да көчлерәк булу. Шуңа күрә без үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз һәм алга таба да ышанычлы адымнар белән барабыз, – диде Радий Хәбиров.
Бүген Башкортстан илнең иң эре индустриаль үзәкләренең берсе булып кала. Республика нефть химиясе, машина төзелеше, металлургия, электр энергетикасы һәм химия сәнәгате өлкәләрендә көчле позицияләрен саклый. Шуңа күрә «ИННОПРОМ» мәйданчыгы традицион рәвештә республика проектларын тәкъдим итү һәм төбәкара сәнәгать кооперациясен киңәйтү өчен нәтиҗәле мөмкинлек булып хезмәт итә.
2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре дә төбәк икътисадының тотрыклылыгын раслый. Гыйнвар-май айларында сәнәгать җитештерүе индексы 105,6 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Русия буенча уртача күрсәткечтән дә, Идел буе федераль округы күрсәткеченнән дә югарырак. Иң зур үсеш эшкәртү сәнәгатендә күзәтелә: җитештерү күләме 8,9 процентка арткан.
Башкортстан федераль дәрәҗәдә дә сәнәгать сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыручы төбәкләрнең берсе булып таныла. Республика Идел буе федераль округында беренче урынны яулады һәм Русиянең гомум рейтингында дүртенче урынга күтәрелде. Моннан тыш, Башкортстан Русия төбәкләре рейтингында иң яхшы төбәк-остаз дип танылды.
Соңгы елларда республика җитәкчелеге алып барган эзлекле сәясәт нәтиҗәсендә Башкортстан Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рейтингларында даими рәвештә лидерлар арасында урын ала. Анда предприятиеләргә ярдәм чаралары, сәнәгать инфраструктурасын үстерү, кадрлар әзерләү, инвесторлар белән эшләү һәм продукцияне алга чыгару нәтиҗәлелеге бәяләнә.
Бүген Башкортстан үсешнең төп юнәлешләренең берсе итеп технологик лидерлыкны билгели. Республика Русия Президенты куйган технологик суверенлык бурычларын үтәүгә зур игътибар бирә. Приоритетлар арасында предприятиеләрне роботлаштыру, җитештерүне санлаштыру, радиоэлектроника, химия, станоклар төзү һәм яңа материаллар җитештерү тармакларын үстерү бар.
Шулай ук республика үзенең югары технологияле җитештерүләрен булдыруга актив ярдәм итә. «Алга» махсус икътисади зонасында заманча предприятиеләр ачыла, гомумдәүләт проектлары тормышка ашырыла, көндәшлеккә сәләтле Русия продукциясе чыгаручы компанияләргә ярдәм күрсәтелә һәм федераль үсеш институтлары белән хезмәттәшлек киңәйтелә.
Пилотсыз авиация системалары өлкәсендә дә Башкортстан Русия лидерлары арасында. Ил төбәкләренең пилотсыз технологияләрне үстерү рейтингы нәтиҗәләре буенча республика өченче урынны алды. Бүген төбәктә пилотсыз авиация системалары буенча фәнни-җитештерү үзәге формалаша, анда 25 резидент-компания эшли.
Узган елда республикада якынча 9 мең пилотсыз аппарат җитештерелгән. Агымдагы елга исә кимендә 13 мең аппарат чыгару бурычы куелган. Пилотсыз технологияләр Башкортстан сәнәгатенең яңа үсеш юнәлешләренең берсенә әверелә.
Сәнәгать үсешенең мөһим факторларыннан берсе булып федераль ярдәм инструментларын нәтиҗәле куллану тора. Соңгы биш елда Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәме белән республикада 240 проект финанслау алды. Алар буенча инвестицияләрнең гомум күләме 51,8 миллиард сум тәшкил итә. Ташламалы займнар предприятиеләргә яңа җитештерүләр ачу, җиһазларны яңарту һәм продукция күләмен арттыру мөмкинлеге бирә.
Төбәкнең үз Сәнәгатьне үстерү фонды да нәтиҗәле эшли. Ул ярдәм программаларының киң спектрын тәкъдим итә һәм федераль фонд белән уртак финанслау механизмнарын гамәлгә ашыра.
Башкортстан бүген Русиядә иң үсешкән сәнәгать инфраструктурасына ия төбәкләрнең берсе санала. Республикада 14 индустриаль парк, 20 технопарк һәм 31 сәнәгать кластеры эшли. Сәнәгать кластерлары саны буенча Башкортстан Русиядә беренче урында тора, ә индустриаль парклар һәм технопарклар үсеше буенча ил лидерлары рәтенә керә.
«Алга» махсус икътисади зонасы да илнең иң нәтиҗәле сәнәгать зоналарының берсе булып исәпләнә. Аның мәйданчыкларында нефть химиясе, машина төзелеше, яңа материаллар һәм башка югары технологияле тармакларда инвестиция проектлары тормышка ашырыла.
«ИННОПРОМ-2026» күргәзмәсе кысаларында Башкортстан делегациясе илнең әйдәп баручы сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән дә сөйләшүләр үткәрәчәк. Очрашулар Русиянең Сәнәгатьне үстерү фонды, УГМК, "Русская медная компания", "Синара" төркеме, "Урал" автомобиль заводы һәм башка предприятиеләр вәкилләре белән планлаштырылган.
Сөйләшүләрнең төп темалары – яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, транспорт һәм сәнәгать инфраструктурасын үстерү, Башкортстан предприятиеләре продукциясен сату географиясен киңәйтү, федераль ярдәм чараларын җәлеп итү һәм төбәкара сәнәгать кооперациясен ныгыту.
Республика җитәкчелеге өчен сәнәгатьне үстерү бүген дә икътисади сәясәтнең төп өстенлекләренең берсе булып кала. Радий Хәбиров җитәкчелегендә соңгы елларда Башкортстан икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр күләме диярлек ике тапкырга артты, ә капитал салымнары 2019 елдан бирле өзлексез үсә.
Хәзер республика гамәлдәге предприятиеләрне модернизацияләүне, яңа җитештерүләр ачуны, сәнәгать инфраструктурасын киңәйтүне һәм заманча технологияләрне кертүне бер үк вакытта алып бара. Нәкъ менә шушы комплекслы алым Башкортстан икътисадының көндәшлеккә сәләтен ныгыта һәм республика сәнәгатенең алга таба тотрыклы үсеше өчен ныклы нигез булдыра.
Шуный да билгеләргә кирәк: БДАУның икътисад һәм менеджмент кафедрасы профессоры Рәсүл Госманов республика делегациясенең "Иннопром" форумындагы эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләгән республика делегациясе Екатеринбургта узган «Иннопром» халыкара сәнәгать форумында нәтиҗәле һәм эчтәлекле эш алып барды. Форум кысаларында Башкортстанның күргәзмә экспозициясе тәкъдим ителде, анда республиканың иң эре сәнәгать предприятиеләре үзләренең заманча эшләнмәләрен һәм проектларын күрсәтте.
Республиканың форумдагы төп максатлары ачык: элек урнашкан хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыту, шул ук вакытта яңа инвесторлар җәлеп итү һәм үзара файдалы кооперация мөмкинлекләрен киңәйтү. Бу бурычларны тормышка ашыру төбәк икътисадының тотрыклы үсеше өчен аеруча зур әһәмияткә ия.
Шунысы да мөһим: Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәнәгать тармагын үстерүгә даими игътибар бирә. Сәнәгать бүген республика икътисадының төп үсеш локомотивы булып тора. Төбәк җитәкчелеге моны яхшы аңлый һәм җитештерүне модернизацияләү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа предприятиеләр ачу һәм сәнәгать инфраструктурасын киңәйтү юнәлешендә зур эш алып бара.
Форум нәтиҗәләре буенча Башкортстан Русиянең төрле төбәкләре белән берничә хезмәттәшлек килешүе төзеде. Бу килешүләр республикага яңа инвестиция проектларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә бу, үз чиратында, яңа эш урыннары булдыруга, җитештерү күләмнәрен арттыруга һәм төбәкнең икътисади мөмкинлекләрен киңәйтүгә хезмәт итәчәк.
Шулай ук Башкортстан үзе дә башка төбәкләр өчен зур кызыксыну уятты. Республикада җитештерелгән сәнәгать продукциясе Русия базарында ихтыяҗ зур булган көндәшлеккә сәләтле товарлар рәтенә керә. Бу исә Башкортстанның илнең әйдәп баручы сәнәгать үзәкләренең берсе булуын тагын бер кат раслый.
«Иннопром» форумы нәтиҗәләренә йомгак ясап әйткәндә, Башкортстан Хөкүмәте әлеге мәйданчыкта зур һәм нәтиҗәле эш башкарды. Республика үзенең көчле сәнәгать потенциалын, инвестицияләр өчен ачык булуын һәм Русиянең икътисади үсешендә мөһим урын алып торган терәк төбәкләрнең берсе икәнлеген тагын бер кат күрсәтте, - дип билгеләде ул.