+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 Июля , 04:17

Яңа килешүгә кул куелды

"ИННОПРОМ-2026" халыкара күргәзмәсе кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Роман Петруца белән эшлекле очрашу үткәрде. Яклар башкарылган эш нәтиҗәләрен һәм киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар планнарын тикшерде.

Яңа килешүгә кул куелдыЯңа килешүгә кул куелды
Яңа килешүгә кул куелды
Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, көчле сәнәгать һәм фәнни-техник потенциалга ия булган, Русиянең терәк төбәкләренең берсе саналган Башкортстан технологик суверенлыкка ирешү юнәлешендәге эшчәнлеген эзлекле рәвештә көчәйтә. Бу эштәге төп коралларның берсе булып Сәнәгатьне үстерү фонды тора.

– Технологик хезмәттәшлек фонды, ягъни Русия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фонды, Русия территориясендә яңа проектларга ярдәм күрсәтүдә гаять зур роль уйный. Аерым алганда, Башкортстан һәрвакыт федераль фондтан ярдәм ала. Эшләгән еллары дәвамында федераль фонд үзен ышанычлы партнер итеп танытты, төбәгебезнең сәнәгать предприятиеләренә ташламалы финанслау мөмкинлеге бирде. Барлыгы 2017 елдан башлап республикада шундый ярдәм белән якынча 21 миллиард сум күләмендә 80 проект финансланды. Әлеге башлангычлар буенча инвестицияләрнең гомум күләме 41 миллиард сумнан артып китә, – диде Андрей Назаров.

Төбәк Хөкүмәте җитәкчесе шулай ук республикада федераль һәм төбәк фондларының уртак займнар программасының зур ихтыяҗ белән файдаланылуы турында сөйләде. Бу программа мөһим проектларны гамәлгә ашыру өчен ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, Башкортстан территориясендә 13 проектны тормышка ашыру өчен 872 миллион сум күләмендә займ җәлеп ителгән, ә алар буенча инвестицияләрнең гомум күләме якынча 1,5 миллиард сум тәшкил иткән.

– Бу тәҗрибәне алга таба киңәйтү өчен зур мөмкинлекләр бар, – дип өстәде Андрей Назаров.

Русия Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Роман Петруца Башкортстанның финанслау алган проектлар саны буенча Русия төбәкләре арасында тотрыклы рәвештә ТОП-10 исемлегенә керүен билгеләп үтте.

– Республика Башлыгына төбәгегездә сәнәгатьне үстерүгә битараф булмаган мөнәсәбәте өчен ихлас рәхмәт белдерәбез, – диде Роман Петруца.

Очрашуның төп темаларының берсе – 2027 елда Уфада III Бөтенрусия төбәк сәнәгатьне үстерү фондлары конгрессын үткәрү мәсьәләсе булды. Андрей Назаров аны Башкортстан Сәнәгатьне үстерү фонды оешуга 10 ел тулуга багышларга тәкъдим итте.

Шулай ук очрашу барышында Сәнәгатьне үстерү фонды белән Башкортстандагы «Полигон» фәнни-җитештерү предприятиесе» акционерлар җәмгыяте арасында килешүгә кул куелды. Документ мәгълүматларны эшкәртү үзәкләре һәм критик мәгълүмати инфраструктура өчен югары технологияле телекоммуникация җиһазлары җитештерүне киңәйтү проектына ташламалы шартларда займ бирүне күздә тота. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Русия базары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен киңәйтелгән функциональ мөмкинлекләргә ия, икеләтә тәгаенләнешле, көндәшлеккә сәләтле югары технологияле телекоммуникация җиһазлары җитештерү мөмкин булачак.

Очрашу йомгаклары буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Роман Петруцаны 18–20 ноябрьдә узачак Русия сәнәгать форумы кысаларында Уфага килергә чакырды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас