+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 Июля , 05:28

Башкортстан – беренче урында!

6-9 июльдә Башкортстанның рәсми делегациясе “Екатеринбург-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткән “ИННОПРОМ-2026” күргәзмәсе эшендә катнашты.

Башкортстан – беренче урында!Башкортстан – беренче урында!
Башкортстан – беренче урында!
– “ИННОПРОМ” эре компанияләрне, власть вәкилләрен, инвесторларны, җитештерүчеләрне, санлы чишелешләр эшләүчеләрне берләштерә. Быел экспозиция 50 мең квадрат метрдан артык мәйданда урнашты, дистәләгән дәүләттән 850 компания катнашты. Эшлекле программа шактый бай булды. Халыкара сөйләшүләр, сәнәгать үсешенең стратегик юнәлешләре буенча фикер алышулар үтте, яңа технологияләр тәкъдим ителде, – диде вице-премьер, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Күргәзмә кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия сәнәгатен үстерү фонды директоры Роман Петруца белән эшлекле очрашу уздырды. Яклар башкарылган эш нәтиҗәләре һәм киләчәк проектларны гамәлгә ашыру планнары турында фикер алышты.

Төп темаларның берсе – киләсе елда Уфада Сәнәгатьне үстерү төбәк фондларының III Бөтенрусия конгрессын уздыру булды. Андрей Назаров аны Башкортстан сәнәгатен үстерү фондына нигез салынуга 10 ел тулуга багышларга тәкъдим итте.

Очрашу барышында, шулай ук, Сәнәгатьне үстерү фонды белән Башкортстанның “Полигон” фәнни-җитештерү предприятиесе акционерлар җәмгыяте арасында килешү имзаланды.
Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Дәүләт думасы Сәнәгать һәм сәүдә комитетының сәнәгать инфраструктурасын үстерү буенча эксперт советы һәм Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының Русия икътисадының сәнәгать үсеше һәм көндәшлеккә сәләтлелеге буенча советының берлектәге күчмә утырышы үтте. Анда Александр Шельдяев Башкортстанның сәнәгать кластерларын үстерү тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Бүгенге көнгә Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Башкортстанның 31 сәнәгать кластеры аккредитацияләнгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика ил субъектларының кластер үсеше буенча I Милли рейтингында лидер булып танылды. Төбәк өчен әлеге танылу – бер үк вакытта абруй да, җаваплылык та, чөнки сәнәгатьтә кластер моделен куллану илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә төп коралларның берсе булып тора.

Күргәзмәдә Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегия утырышы үтте. Чара барышында узган ел өчен Русия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны алды. Русия төбәкләре арасында республика 4нче урынны били. Моннан тыш, Башкортстан Алтай Республикасына карата сәнәгать үсеше өлкәсендә остазлык оештырган өчен “Иң яхшы остаз” номинациясендә җиңүче булды.
Шулай ук “ИННОПРОМ-2026” халыкара сәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасы барышында Төбәкләрне дроннар белән тәэмин итү милли рейтингына йомгак ясалды. Башкортстан, Русия төбәкләре арасында “А” категориясен алып, 3нче урынны яулады.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас