+31 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 июль , 05:30

“Башнефть” – “Канатлы ат”та!

Дүртөйле районында узган фестивальдә компания хезмәткәрләре иҗади чыгышлар тәкъдим итте, викториналар оештырды.

“Башнефть” – “Канатлы ат”та!“Башнефть” – “Канатлы ат”та!
“Башнефть” – “Канатлы ат”та!
“Башнефть” (“Роснефть” компаниясе структурасына керә) хезмәткәрләре Дүртөйле районында узган “Канатлы ат” төбәкара ат чабышлары фестиваль-турнирында катнашты. 10 меңнән артык тамашачыны җыйган әлеге фестиваль Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән иң әһәмиятле чараларның берсе булды. Башкортстан нефтьчеләре бәйрәм кунаклары өчен иҗади чыгышлар тәкъдим итте, шулай ук тематик викториналар оештырды.

Дүртөйле районы хакимияте тарафыннан оештырылган фестиваль республикадагы иң күренекле мәдәни-спорт чараларының берсенә әверелде. Башкортстанда ат спорты традицияләренең бай тарихы бар. Ә 2023 елдан башлап “Канатлы ат” фестивале Дүртөйле җирендә үткәрелә һәм елдан-ел киңрәк колач ала. Быел ул Башкортстаннан гына түгел, Татарстаннан, Удмуртиядән, Пермь краеннан, Свердловск һәм Ырынбур өлкәләреннән килгән катнашучыларны һәм кунакларны берләштерде.

Башкорт халкы өчен ат һәрвакыт азатлык, батырлык һәм тугрылык символы булган. Гасырлар дәвамында ул көндәлек тормышта да, хәрби эштә дә иң якын юлдаш саналган. Шуңа күрә ат чабышлары бүген дә спорт ярышы гына түгел, ә милли мәдәниятнең, тарихи мирасның һәм халыклар дуслыгының аерылгысыз өлеше булып тора.

Фестиваль программасы быел да бик бай булды. Тамашачылар токымлы атлар чабышын, өч ат җигелгән экипажлар парадын, понилар узышын, иҗат коллективлары чыгышларын тамаша кылды. Балалар өчен интерактив мәйданчыклар һәм осталык дәресләре оештырылды, ә халык кәсепләре шәһәрчеге бәйрәмгә үзенчәлекле милли төсмер өстәде.

Төп сәхнәдә республиканың төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән сәнгать осталары белән беррәттән “Роснефть” талантлары энергиясе” проекты артистлары да чыгыш ясады. Курайчы Илһам Мусин, шулай ук Лиана Мәсәлимова, Ирина Матвеева һәм Дарья Имаметдиновадан торган “Ирекле стиль” триосы Башкортстан халыклары җырларын һәм көйләрен башкарды. Аларның чыгышлары республикада һәм компаниядә милли мәдәнияткә һәм традицияләргә зур хөрмәт белән карауларын тагын бер кат раслады.

Бәйрәм дәвамында халык кәсепләре мәйданында “Башнефть”нең күчмә кафе-фудтрагы эшләде. Район халкы һәм кунаклар хот-доглар, туңдырма һәм төрле эчемлекләр белән сыйлана алды.
Нефтьчеләр фестиваль кунаклары өчен Башкортстан тарихына һәм республикада нефть тармагы үсешенә багышланган викториналар үткәрде. Иң тапкыр җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әйтергә кирәк, “Башнефть” республикада милли традицияләрне һәм мәдәни мирасны саклауга юнәлтелгән чараларда даими катнаша. Моңа кадәр Уфада компания башлангычы белән Русия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан республика халыкларының милли киемнәрендә тантаналы йөреш узган иде. Колонна Дуслык монументыннан “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласы янына кадәр барды.
“Канатлы ат” фестивале бүген республикадагы иң матур һәм көтеп алынган чараларның берсенә әверелде. Ул милли традицияләрне, ат спорты мәдәниятен һәм төрле буын вәкилләрен берләштереп, Башкортстанның бай тарихи мирасын сакларга һәм киләчәк буыннарга җиткерергә ярдәм итә.
Белешмә:
“Башнефть” акционерлар нефть компаниясе – илнең нефть-газ тармагындагы иң бай тарихлы предприятиеләрнең берсе. Компания нефть һәм газ чыгару, шулай ук аларны эшкәртү белән шөгыльләнә. Аның төп җитештерү активлары, шул исәптән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплекслары Башкортстан Республикасында урнашкан. Компания нефть һәм газны эзләү һәм чыгару эшләрен шулай ук Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Ненец автономияле округы, Ырынбур өлкәсе, Пермь крае һәм Татарстан Республикасы территорияләрендә алып бара.

Элина ФӘЙЗУЛИНА.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас