+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 Июля , 05:31

Ясалма дефицит

Яки дошман файдасына эшләмик!

Ясалма дефицитЯсалма дефицит
Ясалма дефицит

...Юк, үзгәрмәгәнбез икән! Хәтерегездәме, башта тоз запасы тупладык, аннан соң – карабодай, аннары – бәдрәф кәгазе, аннары – янә карабодай, кер порошогы... Я “дөнья бетте”, я пандемиядә киштәләр бушады, я санкцияләр янады... Кеше дигәнең үзгәрми икән – менә хәзер бөтен илдә бензин ажиотажы. Ясалма рәвештә тудырылган дефицит.

Безнең халык инде үз репертуарында: машина бакларын тутырабыз, канистрларга җыябыз, запас туплыйбыз. Берничә көн кешеләр йокламыйча, төннәрен бензин “җыйды”. Минем таныш, мәсәлән, төнен бензин булган, эшләгән барлык заправкаларда егермешәр литр бензин җыя, кайтарып аны бушата, тагы чыгып китә... Ә инде ике ир-атның 500 литрлы мичкә белән бензинга килүе турында укыгач, әлеге темага язмый булдыра алмадым. Проблема бит әллә кайда читтә түгел, ә һәрберебез яшәгән шәһәрдә, районда, үзебездә! Чыннан да берничә көн берничә заправкада бензин булмый торды, чөнки халык аны талашып алып бетерде. Минем дә машина “Бензин бетте!” дип “кычкыра” башлагач, моңарчы бу чиратларны урап узсам да, заправка янында тукталдым. Һәм ... ике сәгатькә якын чиратта утырдым! Белсәгез икән, ачуның ничек кабарганын! Барысы да күбрәк алып калырга тырыша, багын тутыргач, канистрларын китереп чыгара. Бер үк машинага өч кеше чиратлап бензин агыза: баксаң, бөтен гаилә белән киләләр икән! Шулай алып бетергәч, ничек бензин бетмәсен инде? Хәер, “Бензин бетте” дигән сүз дөрес түгел ул, ул бетмәде, бары тик заправкалардан сезнең гаражларга күчте.

Читтәрәк үз эше белән мәшгуль булган бензовоз водителеннән бу темага сорашмакчы булып, сүз каттым.
– Әллә инде, – диде ул иңнәрен селкетеп, – элек ничек өч рейс ясый идек, әле дә шул өч рейсны ясыйбыз, бензинны шул ук күләмдә алып кайтабыз, шул ук күләмдә сатуга чыга. Тик элек һәркем кирәк булганда гына ягулык сала иде, хәзер барысы да запас тупларга тотынды, билгеле инде – бензин тиз бетә.
Менә бу иң дөрес аңлатма. Ә инде халыкта сорау булгач, кайбер артык һушлылары хакларны да арттырып куйды! Мәсәлән, Нефтекама шәһәре­нең кайбер заправкаларында аны туксан сумнан да артыгракка саттылар, шул хакка да су буе чират торып алучы булгач, билгеле ки, иртәгә тагы да арттырырлар иде, ярый әле Хөкүмәт мәсьәләне контрольгә алды: беренчедән, бензинны җибәрү күләмен чикләде. Икенчедән, хакларны күзәтүгә алды, өченчедән канистрларга ягулык салуны тыйды. Хәер, тыюның соңгысы бик үк файдалы булып чыкмады: яңгырлар аркасында бар җирдә дә үлән үсеп китте, ә менә триммерга салырга бензин алам димә! Беркайда да бирмиләр... Кеше башына 30 литр чикләү кертү җиткән кебек. Ә инде кеше машинасына саламы аны, утын кисәме, печән чабамы – аның эше!
Әйе, бездә шул ун елга бер дигәндәй, андый хәлләр булып ала, ниндидер бер “апокалипсис” килеп чыгып, кибетләрне бушатырга “котыртып” кына тора. Әйтерсең лә, чыннан да дөнья бетсә, безне карабодай алып кала ала!


Без нефть запаслары саны буенча дөньяда сигезенче урында торган илдә яшибез. Шуңа күрә “бензин юк” дигән сүз ул безнең ил турында түгел, бүген ниндидер проблемалар аркасында булмаса да, иртәгә барлыкка киләчәк. Юк-бар өчен минуты-секунды белән паникага бирелергә, ажиотаж тудырырга ашыкмыйк инде! Сабыр булыйк. Акыллы булыйк!
Русиядә ягулык-майлау материаллары көн саен ничәмә дистә заводта җитештерелә, билгеле ки, җәй айларында сезонлы рәвештә аңа сорау күбрәк, әмма бөтенләй сатуда бетүе – мөмкин түгел хәл. Шуңа да провокациягә бирелмәгез.


Ә менә литрын 100 сум белән дә, 250 сум белән дә алырга риза булуыгыз, һич кенә дә безнең файдага түгел – алучылар булгач, шул хакка күтәреп куюларын көтегез дә торыгыз! Дөрес, тәҗрибә күрсәтүенчә, кризис вакытында иң рациональ кеше­ләр дә паникага бирелергә мөмкин. Белгеч­ләр әйтүен­чә, андый чакта нормаль кеше үз тормышын контрольдә тоту тойгысын югалта. Аның баш мие бары бер генә нәрсә турында уйлый: барырга һәм күбрәк сатып алырга! Шунысы да бар: дефицит әле юк, ул башланмаган, килмәгән, гомумән, булмас та, бу бары тик имеш-мимешләр генә. Әмма без аны үзебез якынайтабыз, үзебез булдырабыз – дефицитны көтә-көтә, кибет киштә­ләрен бушатабыз. Шулай итеп ясалма дефицит барлыкка килә, берәү машинага салырга ягулык тапмый, ә икенчесенең гаражында утызар канистр тезелеп тора...
Шунысы да бар: бу “кризисларны”, катаклизмнарны, дөнья бетүләрне үтә торабыз, әмма ачы тәҗрибә дә бу механизмны какшатмый: “Бетә икән” дигән бер генә сүз чыксын, хәзер халык кибеткә, заправкага йөгерә...
– Бензин бетә икән, дигәнне ишеткәч тә, улым, ирем, мин – өчәүләп бензин җыйдык. Әле ирем кереп чыга заправкага, әле мин, әле улым. Ягулыкны кайтарып бушатабыз да, тагын чыгып китәбез. Хәтсез генә җыеп куйдык, – ди социаль челтәрләрдә бер ханым, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып.


– Мин кер юу порошогы бетә икән, дигән коткыга бирелеп, 2022 елда бетәсе түгел порошок, көнкүреш химиясе җыйган идем, шул запаслар әле генә бетте. Ярый әле искерергә өлгермәде, срогы чыга торган товар түгел. Хәзер үземнең шундый “паникер” булуыма үзем аптырыйм. Бу еллар эчендә порошок кибеттән бер генә көнгә дә бетеп тормады! Тиргим дә үземне, көләм дә. Шуңа да әле “бензин бетә” дигән коткы таралгач, беркайда да чыгып йөгермәдем. Бер көнне бакта ягулык азайгач, кереп 20 литр салып чыктым, ул миңа шәһәр эчендә йөрергә әллә күпмегә җитә. Инде карыйм, хәл тынычланган – чиратлар да юк, бензин да бар, хаклар да нормаль. Шуңа күрә үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: паникага бирелмәгез, акыл белән эш итегез, – ди күрше хатыны Лена.


Әйе, дуслар, бер генә ил дә, Русия кебек, санап бетергесез санкцияләр астында яшәми, әмма, күреп торасыз, бөтен нәрсә дә бар! Чөнки корпора­цияләр акча эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячак. Шуңа күрә сезнең запасларыгыз паника аркасында туплаган түгел, ә планлаштырылган булырга тиеш. Бер ир Интернет челтәренә өендә, залда утырган 100 литрлы бензин тулы мичкәне төшергән. Бу, миңа калса, ахмаклык. Ә җитдирәк итеп әйтсәк, дошман тарафыннан Русия инфраструктурасына һөҗүмнәр алга таба да булуы мөмкин, әмма, бу проблемаларга караганда, ил эчендәге паника куркынычрак, дошман өчен шул паника гына кирәк тә! Шуңа да сак булыгыз, уяу булыгыз: ягулык станция­ләрендәге чиратлар һәм ягулык тирә­сендәге шау-шу – реаль дефициттан бигрәк, мәгълүмати сугыш нәтиҗәсе, илдә тынычлыкны югалту теләге. Коткыга бирелмик! Паника кимү белән, вәзгыять нормальләшәчәк, бензин да булачак.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас