+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 Июля , 13:20

Тау-завод мирасы сакланырга тиеш

11 июльдә Ишембай районының Верхотор авылында «Бакыр» тау заводы цивилизациясе фестивале мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Территорияләрне үстерү коралы буларак индустриаль мираска инвестицияләр» пленар сессиясе эшендә катнашты.

Тау-завод мирасы сакланырга тиешТау-завод мирасы сакланырга тиеш
Тау-завод мирасы сакланырга тиеш
Радий Хәбиров үз чыгышында республиканың югары тарихи-мәдәни потенциалга ия булуын ассызыклады.

- Башкортстан, Ырынбур, Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләрен үз эченә алган территория дөньяда иң индустриальләшкән территорияләрнең берсе санала. Бу үзеннән-үзе уникаль. Һәм мондый тау-завод мирасын ил үсешенә сизелерлек йогынты ясаган тулы бер цивилизациянең бер өлеше буларак карарга кирәк. Сүз объектлар, предприятиеләр, җирлекләр һәм тарихи процесслар җыелмасы турында бара. Һәр заводның чынлыкта крепость формасы буенча төзелгән оборона корылмасы була, - диде төбәк җитәкчесе. - Бу хакта белү, бу фактларны җәмәгатьчелек аңына җиткерү бик мөһим. Мәсәлән, сакланып калган хәрабәләрнең бергәләп тулы бер цивилизация калдыкларын тәшкил итүе күпләргә билгеле түгел. Һәм бу республика тарихы өчен аерым әһәмияткә ия.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, элекке тау заводы территорияләрен үстерү төбәкнең туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыруга уңай йогынты ясаячак.

- Аларны тергезергә кирәкми, бу һәрвакытта да таләп ителми. Хәвефсезлекне тәэмин итү өчен киртәләр куярга, ә тирә-якта туризм өчен инфраструктура булдырырга кирәк. Нәкъ менә шулай индустриаль мирас муниципалитет үсеше өчен инструмент була ала, - диде Радий Хәбиров. - Мондый мәйданчыкларны формалаштыруның идеаль моделе фәнни һәм тарихи нигезләүне, бердәм концепция булдыруны, база инфраструктурасын булдыруны, ә аннары эшкуарлыкны үстерүне үз эченә ала.

Радий Хәбиров алга таба эшнең төп юнәлешләренең берсе төбәкара хезмәттәшлек булырга тиешлеген ассызыклады һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә тау-завод мирасын саклау буенча проектлар партнерлары булырга тәкъдим итте.

Аннары пленар сессиядә катнашучылар индустриаль туризмны үстерү һәм сәнәгать мирасы объектларын территорияләрнең җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен куллану турында фикер алышты.

Русия Дәүләт думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангаҗи Тарбаев Башкортстанның кунакчыллык индустриясе өлкәсендәге потенциалын билгеләп үтте һәм урнаштыру өлкәсен үстерергә – заманча кунакханәләр төзергә һәм сервис дәрәҗәсен күтәрергә киңәш итте.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас