Радий Хәбиров җәйге киеренке авыл хуҗалыгы эшләре чорында авыл территорияләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
- Без үзебезнең заправкаларны тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрдек. Асылда, картина чуар иде. Трассаларда, эре шәһәрләрдә, торак пунктларда, Уфада без вәзгыятьне тотрыклыландырдык. Әмма кайбер авыл районнарында ягулык җитмәү мине бик борчый. Безгә моның белән актив шөгыльләнергә кирәк, чөнки хәзердән урак башлана, – диде Радий Хәбиров.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, АПК предприятиеләре кирәкле ягулык запаслары белән тәэмин ителде, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта ягулык салу станцияләреннән сатып алучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сораулар саклана.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итүенчә, республика Башлыгы кушуы буенча оператив штаб төбәкне ягулык белән тәэмин итүне даими рәвештә контрольдә тота. Ашыгыч һәм коммуналь хезмәтләрнең өзлексез эшләве, шулай ук халыкның ихтыяҗларын тәэмин итү өстенлекле булып кала.
Хәлне тотрыклыландыру өчен оперштаб ягулыкны канистрларга җибәрүне тыюны саклап калган. Муниципалитетлар көн саен автозаправка станцияләрендәге вәзгыятьне күзәтеп тора. Кабул ителгән чаралардан соң эре шәһәрләрдә АЗСларга чиратлар кимеде, әмма 10 июльдән ягулык салу станцияләрендә автомобильләр саны яңадан артты. Төп сәбәпләр биржада ягулык сатып алганда зур булмаган челтәрләрнең кыенлыклары һәм вакытлы логистик чикләүләр белән бәйле.
Александр Шельдяев билгеләп үткәнчә, «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» компаниясе төбәкнең системалы АЗСларына бензин китерүне арттырырга планлаштыра. Моннан тыш, республика Хөкүмәте Башкортстанның нефть эшкәртү заводларыннан зур булмаган автозаправка станцияләренә ягулык сату мөмкинлеге дә эшли.
Радий Хәбиров нефть эшкәртү компанияләре белән багланышларны дәвам итәргә һәм автозаправка челтәре эшен тулысынча тотрыклыландырганчы вәзгыятьне аерым контрольдә тотарга кушты.