

Бу хакта БСТ телеканалында Республика белән идарә итү үзәгендә узган туры эфирдагы брифингта Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тыщенко хәбәр итте.
– Республикада ягулык базары, гомумән алганда, тотрыклы һәм яхшы көйләнгән. Безнең үз нефть эшкәртү заводлары эшли, шулай ук башка төбәкләрдән дә ягулык китерелә. Шуңа күрә Салаватта булган хәл ягулык базарына йогынты ясамаячак. Безнең җитештерү куәтләре төбәкне ягулык белән артыгы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, өстәвенә запаслар да бар. Республика халкын борчылмаска, тынычлык сакларга һәм ясалма рәвештә барлыкка килгән ажиотаж басылганчы бераз сабыр итәргә чакырам. Ягулык җитәрлек күләмдә булачак, – дип ышандырды Олег Тыщенко.
Исегезгә төшерәбез: Салаваттагы әлеге вакыйга нәтиҗәсендә бәреп төшерелгән пилотсыз очу аппаратлары калдыклары төшү сәбәпле берничә урында төтен чыга башлаган иде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, оператив хезмәтләр вакыйга нәтиҗәләрен бетерүгә шунда ук керешкән, моның өчен көч һәм чаралар җитәрлек. Зыян күрүчеләр юк.