

– Билгеле бер кыенлыклар бар, әмма без аларны эре компанияләр белән берлектә хәл итәчәкбез. Минемчә, якындагы ике-өч көндә хәл тотрыкланачак. Әлбәттә, ягулык күләме кимемәде. Әмма берничә фактор берьюлы туры килде: кечкенә ягулык салу станцияләрендәге бензин запасы акрынлап сатылып бетте, ә яңа ягулык китерелмәде, шуңа күрә алар вакытлыча ябылып торды. Нәтиҗәдә, эре челтәрләрдә ягулык сату күләме артты. Моннан тыш, ихтыяҗның артуы да йогынты ясады. Чөнки чиратлар барлыкка килү ягулыкка ихтыяҗның тагын да артуына китерә. Элек бер ягулык салу станциясе тәүлек эчендә якынча 50 автомобильгә хезмәт күрсәтсә, хәзер мондый чиратлар вакытында 250 автомобильгә кадәр ягулык салырга туры килә, – дип аңлатты Олег Тыщенко.
Аның сүзләренә караганда, республика шәһәрләре һәм районнарында эре челтәрләрнең ягулык салу станцияләре булган шәһәр һәм районнарда хәл, гомумән алганда, тотрыклы. Килеп туган кыенлыклар күбрәк вак ягулык салу челтәрләренә кагыла.
– Бу очракта компания җитәкчеләренә ягулык китерү буенча килешүләр төзү эшен активлаштырырга тәкъдим итәм. Без, үз чиратыбызда, ярдәм күрсәтәбез һәм аларга ягулык китерү турында килешүләрне тизләтелгән тәртиптә рәсмиләштерергә булышабыз. Әмма шул ук вакытта шәхси компанияләр дә социаль җаваплылык күрсәтергә һәм бу мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашырга тиеш, – дип билгеләде Олег Тыщенко.