+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Июля , 12:00

"Ягулык салу буенча зур өзеклекләр юк..."

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова БСТ телеканалында узган брифингта ягулык белән бәйле вәзгыятьнең коммуналь хезмәтләр эшенә йогынты ясамавын хәбәр итте.

"Ягулык салу буенча зур өзеклекләр юк...""Ягулык салу буенча зур өзеклекләр юк..."
"Ягулык салу буенча зур өзеклекләр юк..."

– Без бу мәсьәләне барлык муниципалитетлар һәм коммуналь предприятиеләр белән берлектә карап чыктык. Әлбәттә, нинди дә булса сораулар килеп чыкса, без аларны хәл итүгә шунда ук керешәбез, – дип ассызыклады Ирина Голованова.

Министр сүзләренә караганда, ягулык белән беренче чиратта тәэмин ителергә тиешле махсус һәм авария техникасы исемлеге төзелеп, «Башнефть»кә тапшырылган.

– Кайбер ягулык салу станцияләрендә махсус һәм авария техникасы өчен аерым колонкалар бүлеп бирелгән, кайбер урыннарда техника иртәнге сәгатьләрдә билгеләнгән лимит буенча ягулык ала, ә кайбер предприятиеләрдә, мәсәлән, «Уфаводоканал»да, ягулык запасы булдырылган. Әлбәттә, ягулыкны канистрларга салуны вакытлыча тыю идарәче компанияләр өчен аерым кыенлыклар тудырды. Әмма үлән чабу өчен кулланылган триммерларга ягулык алу һәм башка мәсьәләләр дә идарәче компанияләр җитәкчеләре белән берлектә оператив рәвештә хәл ителә. Ягулык салу буенча зур өзеклекләр юк, – дип белдерде Ирина Голованова.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас