+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Июля , 14:59

Бензин белән хәлләр ничек?

БСТ телеканалында Башкортстанның ягулык базарындагы вәзгыятькә багышланган көндәлек брифинглар сериясе дәвам итә. Анда без республика юлларындагы һәм ягулык салу станцияләрендәге хәлләрне күзәтеп барабыз.

Бензин белән хәлләр ничек?Бензин белән хәлләр ничек?
Бензин белән хәлләр ничек?
Республика Оператив штабы актив эшен дәвам итә. Ул тәүлек буе ягулык салу станцияләрендәге чиратларны һәм аларда бензин булу-булмавын контрольдә тота. Хәзерге вакытта вәзгыять нинди?

Бу хакта без тармакның әйдәп баручы белгечләре белән сөйләштек. Студия кунаклары — Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тыщенко һәм Уфа шәһәре Иҗтимагый хәвефсезлек үзәге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Шитов.

Бүгенге вәзгыять кичәге көн белән чагыштырганда нинди?

Бүген вәзгыять яхшырак. Уфада Иҗтимагый хәвефсезлек үзәге (ИХҮ) ярдәм итә, аның хезмәткәрләре хәзерге вәзгыятькә даими мониторинг үткәрә.

Мониторинг ничек үткәрелә?

Төп бурыч — ягулыкның канистрларга җибәрелүен контрольдә тоту. Чират көткән вакытта ук хезмәткәрләр машина йөртүчеләрне канистрлардан файдаланырга ярамавы турфнда кисәтә. Башта моңа карата төрле фикерләр булды, әмма хәзер вәзгыять тотрыклыланды.

Әгәр граждан бензинны канистрга сала икән, Иҗтимагый хәвефсезлек үзәге хезмәткәрләре нишли?

Алар бу турыда операторга хәбәр итәләр, һәм ягулык бирү туктатыла. Әгәр шуннан соң граждан ризасызлык белдерсә, урынга полиция чакырыла.

Оператив штаб алынган мәгълүмат белән нәрсә эшли?

Һәр өч сәгать саен Оператив штаб ягулык салу станцияләрендәге хәлгә мониторинг үткәрә. Ерак районнардан мәгълүмат иртән килеп җитә. Ашыгыч медицина ярдәме машиналарын ягулык белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм чүп ташучы машиналар буенча берничә мәсьәлә бар, әмма алар хәл ителә. Кайбер очракларда дөрес булмаган мәгълүмат бирелә, шуңа күрә кабаттан тикшерү үткәрергә туры килә. Кичә Уфада 30 ягулык салу станциясендә хәл катлаулы иде. Гомум чиратта якынча 2000 автомобиль булса, бүген инде аларның саны 1300 машинага кадәр кимеде.

Башкортстанда бензин бармы?

Әйе, бар. Әмма һәрвакыт АИ-95 түгел, күбрәк АИ-92 бензины бар. Кичә кешеләр бензин бөтенләй юк дип зарланса, бүген инде нигездә АИ-95 бензины булмау турында әйтәләр. Хәзер иң мөһиме — базарны ягулык белән тәэмин итү, ә моны АИ-92 бензины ярдәмендә эшләү җиңелрәк.

Мәләвез районында вәзгыять нинди?

Биредә ял итүчеләр күп, шуңа күрә аларга бензин кирәк. Узган ял көннәрендә генә дә «Бакыр» фестивалендә якынча 25 мең кеше булды. Кайчак киеренке хәлләр туа, әмма алар гадәттә бер-ике сәгать эчендә хәл ителә. Бензин китерелү турында район халкы социаль челтәрләр һәм чатлар аша белә. Мәгълүмат җиткерү буенча сораулар юк.

Гомумән алганда, Мәләвез районы — ягулык белән тәэмин итү ягыннан катлаулы участок. Монда китерү арасы озын. Әгәр Уфада бензовоз ягулык базасына бер сәгать эчендә әйләнеп кайта алса, Мәләвез районында аңа кире кайту өчен 4–5 сәгать вакыт кирәк.

Иҗтимагый хәвефсезлек үзәгендә кемнәр эшли?

Үзәктә төрле кешеләр хезмәт итә. Аларның якынча 40 проценты хокук саклау органнарында эшләү тәҗрибәсенә ия. Шуңа күрә алар конфликтлы хәлләрне җайга сала белә.

Кешеләрнең бензинны канистрларга салуын күрсәгез, нәрсә эшләргә?

Төрле хәлләр була. Кайчак машина йөртүчеләр хәтта танымасыннар өчен дәүләт номерларын да салдырып куя. Мондый очракта операторга хәбәр итәргә кирәк, ул ягулык бирүне туктатачак. Әгәр якында Иҗтимагый хәвефсезлек үзәге хезмәткәре булса, аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уфа буенча канистрларга бензин салырга омтылу очраклары бик сирәк. Уртача алганда, көненә ике-өч кенә шундый омтылыш теркәлә.

Иглин районында ягулык салу өчен кешеләргә җиде сәгать чиратта торырга туры килә. Бу очракта нишләргә?

Хакимият мәгълүматлары буенча, Иглиндагы ягулык салу станцияләрендә бензин бар. Авыл советлары территорияләрендәге станцияләрдә дә ягулык бар. Әмма шәхси ягулык салу станцияләре дә бар, анда җитәкчелек үз йөкләмәләрен үтәми. Шуңа күрә тизрәк ягулык салу өчен эре челтәрләргә караган станцияләрне сайларга кирәк.

Бөре шәһәрендә бензин белән бәйле мәсьәлә кайчан хәл ителәчәк?

Бөре буенча бу мәсьәләне хакимият инде карады. Ягулык салу станцияләренең берсендә ремонт бара, төнлә ягулык китереләчәк. Шуннан соң шәһәрдәге дүрт станциянең өчесе эшләячәк. Монда төп сораулар күбрәк район хакимиятенә кагыла, чөнки ул халыкны вакытында хәбәрдар итәргә тиеш. Район җитәкчелегендә мәгълүмат бар, чөнки алар аны көн саен Оператив штабка җибәрә.

Кырмыскалыда кешеләр КПМ янындагы ягулык салу станциясендә чиратта тора. Анда нәрсә була?

Иртәнге мәгълүмат буенча, Кырмыскалыдагы ягулык салу станцияләрендә бензин булган. Әмма монда да төп проблема — ягулыкны ерактан китерергә кирәк булуы, ягъни китерү арасының озын булуы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас