Мондый инициатива белән «Бердәм Русия» партиясенең Югары советы бюросы әгъзасы, Мәскәү мэры Сергей Собянин чыгыш ясады.
Төбәкләрнең гомум бурычы якынча 300 миллиард сум тәшкил итә.
- Элегрәк Русия Хөкүмәте бюджет кредитлары ярдәмендә төбәкләргә бюджеттагы кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә иде. Бу аларга бюджет сәясәтен, шул исәптән гомумдәүләт һәм инвестиция проектларын, сәнәгатьне һәм икътисадны үстерү эшен тотрыклы алып барырга мөмкинлек бирде. Бүген бу федераль бюджет өчен дә проблема булып тора, шуңа күрә хөкүмәт белән бюджет кредитларын кайтару срокларын күчерү мәсьәләсе карала, — дип аңлатты Сергей Собянин.
Аның сүзләренчә, бу инициативаны гамәлгә ашыру өчен Русия Президенты дәрәҗәсендәге карар кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның апрелендә Владимир Путин «Бердәм Русия»нең төбәкләрнең бурычларын түләү вакытын 2027-29 еллардан соңрак вакытка күчерү турындагы тәкъдимен хуплады. Бу карар төбәкләргә шактый күләмдә акча экономияләргә һәм аларны беренче чираттагы бурычларга юнәлтергә мөмкинлек бирер дип көтелә.