Очрашу барышында Айсен Николаев экспортка юнәлеш тоткан төбәкләр өчен сумның ныгуы өстәмә кыенлыклар тудыруын билгеләп үтте.
– Күмер тармагы вәкилләре дөнья базарындагы һәм ил эчендәге җитди авырлыкларга карамастан эшләрен дәвам итә. Дөресен генә әйткәндә, көчле сум да безгә комачаулый, чөнки без – экспортка юнәлеш тоткан республика, – диде ул.
Шулай ук Айсен Николаев Русия Банкының төп ставкасы алга таба да түбәнәер һәм сум курсы хәзерге кебек үк артык көчле булып калмас дигән өметен белдерде.
Җавап итеп Владимир Путин милли валютаның ныгуы икътисад өчен элеккеге кебек хәвеф тудырмавын әйтте.
– Валютага ихтыяҗ кимеде, ул элеккеге кебек кирәк түгел, – диде Русия Президенты.
2026 ел башыннан алып сум үсеп килүче базарлар арасындагы иң нык валюталарның берсе булып кала. Әмма июнь аенда ул 2022 елның декабреннән соң беренче тапкыр сизелерлек дәрәҗәдә арзанды.
Ай нәтиҗәләре буенча, юаньның сумга карата бәясе 10,8 процентка артты. Аналитиклар моны дөнья базарында нефть бәяләренең төшүе, геосәяси факторлар, Русия Үзәк банкының валюта сату күләмен киметүе турындагы көтүләр һәм базарда катнашучыларның активлыгы белән аңлатты.
Фото: РИА Новости