

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» утырышында агросәнәгать комплексы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге өч инвестиция проекты хупланды.
Уфа районында авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр җитештерү цехы төзеләчәк. Проект бәясе – 250 миллион сум. Шулай ук 45 бүлмәле юл буе кунакханәсе төзү планлаштырыла. Аңа 221 миллион сум инвестиция салыначак.
Моннан тыш, Уфада Агыйдел буенда «Алтын комнар» ял базасы барлыкка киләчәк. Проектка 85 миллион сум инвестиция җәлеп ителә. Биредә кунак йортлары, мунчалар, кафе-ресторан һәм пляж булачак.
Өч проектка да өстенлекле статус бирелде. Инвесторларга дәүләт ярдәме һәм җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтеләчәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru