

Башкортстанда үтәчәк VIII Бөтенрусия «Урал аръягы-2026» инвестиция сабантуе кысаларында Төркия һәм Беларусь вәкилләре катнашында эшлекле секцияләр узачак. Форум чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне киңәйтү һәм уртак проектларны үстерү өчен мөһим мәйданчык булачак.
Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, чит илләр белән хезмәттәшлек республика икътисады үсешенә зур өлеш кертә.
– Быелның гыйнвар–май айлары нәтиҗәләре буенча Төркиянең Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендәге өлеше – 14,7 процент, Беларусьныкы – 5,9 процент тәшкил итә. Ике илгә дә машина төзелеше һәм минераль продукция экспорты арта. Мондый очрашулар товар әйләнешен генә түгел, экспорт мөмкинлекләрен дә киңәйтергә ярдәм итә, – диде ул.
Беларусь вәкилләре катнашындагы секциядә республика продукциясен Русия базарында алга этәрү, маркетинг алымнары һәм «Беларусь авылы» проекты тәкъдим ителәчәк. Шулай ук әйдәп баручы Беларусь предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясаячак.
Төркиягә багышланган секциядә Русия белән Төркия арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуда бизнес берләшмәләренең роле турында сөйләшәчәкләр. Очрашуда эшлекле хезмәттәшлек тәҗрибәсе, уртак проектлар һәм инвестиция мөмкинлекләре каралачак.
Форум нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы, машина төзелеше һәм азык-төлек сәнәгате өлкәләрендә хезмәттәшлек турында меморандумнар һәм юл карталарына кул кую планлаштырыла. Алга таба Башкортстан уртак инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен эшлекле миссияләр һәм махсус эш төркемнәре оештырырга ниятли.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102