+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 Июля , 09:55

Төбәкләр үз тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк

"Урал аръягы" Бөтенрусия инвестицион сабантуенда төбәк дәрәҗәсендәге преференциаль режимнар турында фикер алышачаклар.

Төбәкләр үз тәҗрибәсен тәкъдим итәчәкТөбәкләр үз тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк
Төбәкләр үз тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк

Эксперт дискуссиясендә катнашучылар Русия субъектларында мондый режимнар булдыру перспективаларын караячак һәм аларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.


Хәзерге вакытта Русиядә төрле преференциаль режимнар гамәлдә: алгарышлы үсеш территорияләре, халыкара ТОР, махсус икътисади зоналар, ирекле икътисади зоналар. Аларның механизмы Руия Федерациясенең билгеле бер территориясендә аерым эшкуарлык субъектлары өчен салым, таможня һәм административ ташламалар белән хуҗалык эшчәнлеген алып баруның аерым хокукый режимын билгеләүне күздә тота.

Преференциаль режимнар салымнарның түбән ставкалары белән дә, шартларның тотрыклылыгы, хисаплылыкның минималь күләме белән дә кызыклы, ә төбәк бюджетлары өчен инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру чыганагы булып хезмәт итә.

- Барлык традицион преференциаль режимнар резидентларга проект бәясе, гамәлгә ашыруның беренче елында капитал салулар күләме, булдырыла торган эш урыннары саны буенча билгеле бер таләпләр куя. Елдан-ел бу таләпләр катгыйлана бара. Нәтиҗәдә традицион преференциаль территорияләр, кагыйдә буларак, эре инвестицион проектларга юнәлтелгән, кече бизнеска юнәлтелмәгән, – диде Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Шуңа бәйле рәвештә сессия кысаларында нәкъ менә төбәк дәрәҗәсендә преференциаль режимнар булдыру зарурлыгы турында фикер алышу планлаштырыла. РФ субъектлары бу юнәлештә үз тәҗрибәләрен тәкъдим итәчәк. Катнашучылар шулай ук төбәкләрдә инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәме механизмнарын камилләштерү һәм инвестицияләрне стимуллаштыруның яңа инструментларын үстерү буенча мөмкин булган алымнарны караячак.

Чарада федераль башкарма хакимият органнары, Русия субъектларының башкарма органнары, үсеш институтлары, эшкуарлар һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас