+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 Июля , 17:52

Яңа килешүгә кул куелды

Омскида узган форумның эшлекле программасы кысаларында Башкортстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең стратегик юнәлешләрен ныгыта торган мөһим икеяклы документларга кул кую тантанасы узды. 

Яңа килешүгә кул куелдыЯңа килешүгә кул куелды
Яңа килешүгә кул куелды

Имзаланган килешүләр сәнәгать кооперациясе, инженер кадрларын әзерләү һәм сәнәгать туризмын үстерү өлкәләрен колачлый.

– Бүген кул куелган документлар – безнең сәнәгать потенциалын гамәлгә ашыруның конкрет механизмнары. Казахстан Республикасы тотрыклы рәвештә Башкортстанның төп өч сәүдә партнеры исәбенә керә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Казахстан белән экспортның Башкортстанның гомум тышкы сәүдә әйләнешендәге өлеше 86 проценттан артты. Ә агымдагы елның биш аенда ук бу күрсәткеч узган елгы дәрәҗәгә – 85 процентка җитеп килә. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча азык-төлек һәм чимал, химия сәнәгате продукциясе, каучук һәм минераль продукция экспорты һәр төркемдә якынча биштән бер өлешне тәшкил итә. Без минераль продукция, агач, шулай ук целлюлоза-кәгазь эшләнмәләрен җибәрү күләмнәренең тотрыклы артуын күзәтәбез. 

Казахстан партнерлары белән Актүбәдә кар һәм сазлык йөргечләре җитештерүне локальләштерү, шулай ук урындагы  кадрлар әзерләү турында төзелгән килешүләр безнең өчен сату базарын гына түгел, ә тулы кыйммәтле уртак җитештерүне дә ача, – дип сөйләшүләр кампаниясенә йомгак ясады Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас